Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылыбызның ак әбиләре

Ак әбиләр - ак күңелләр алар, Көн дә кыла ихлас догасын. Ак әбиләр саклап яши әле Мең дәверлек халык кыйбласын. Уйлап карасаң, чыннан да шулай бит. Манаралар киселгән, дин тыелган заманнарда да халкыбызның ак яулыклы әбиләре, апалары, дөнья күреп, акыл туплаган ил агалары динебезне күз карасы кебек саклап калган, намазын,...


Ак әбиләр - ак күңелләр алар,
Көн дә кыла ихлас догасын.
Ак әбиләр саклап яши әле
Мең дәверлек халык кыйбласын.
Уйлап карасаң, чыннан да шулай бит. Манаралар киселгән, дин тыелган заманнарда да халкыбызның ак яулыклы әбиләре, апалары, дөнья күреп, акыл туплаган ил агалары динебезне күз карасы кебек саклап калган, намазын, уразасын калдырмаган, ихлас догада булган. Нигә ялганларга, бүген дә шулай әле ул. Дөрес, безнең Күәм авылында соңгы елларда яшьләрнең дингә тартылуы, мәчеткә килүе сөендерә, әмма әдәп-әхлагыбыз, гореф-гадәтләребез, дини йолаларыбыз ак яулыклы әби-апаларыбыз кулында. Мәчетебездә дин дәресләре укытыла башлаган чорда да, уй-ниятләребезне күтәреп алучы, динне куәтләүче алар булды. Без картайдык инде, күз дә күрми, зиһен дә юк, дип зарланып тормадылар. Җитмешне, сиксәнне ваклаган ак әбиләребез гарәп әлифбасын, кагыйдәләрен шулкадәр тиз отып алдылар, тиз арада Коръән укырга өйрәнделәр. Күңелләре гаҗәп дәрәҗәдә изгелектә аларның - авылыбызда туган-тумачасы, дога кылыр кешесе булмаган әрвахларга Коръән тутыралар, һәр атнаның җомга иртәсендә мәчетебезгә җыелып, Коръән укыйлар, ил-көнебезгә, авылыбызга хәер-догаларын кылалар. Күпләр хәбәрдардыр, Күәм мәчетендә әледән-әле Коръән ашлары үткәрелеп тора. Кунакка чакырылган хәзрәтләр кайчак аптырап та куя, башка авылларда мәчетләр буш диярлек, ә сездә ашка килгән халыкны сыйдырып бетереп булмый диләр. Күпме генә тырышсак та, хәзрәтебез Ленар да (Аллаһның биргәненә мең шөкер, авылыбызда дин юлында көчен кызганмаган, ихласлыгы белән күпләргә үрнәк булган, һәрдаим дини белемен күтәрергә омтылган муллабыз бар), дин сабаклары мөгаллиме булган мин үзем дә ул кадәр халыкны мәчеткә тартып китерә алмас идек. Аллаһы Тәгаләбез күңелләренә салган, һәр башлангычны күтәреп алып, булсын дип йөргән ак яулыклы апаларыбыз бар өлкәдә ярдәм итәргә, теләктәшлек белдерергә тора безгә. Аллаһның рәхмәте яусын үзләренә. Әле менә шушы көннәрдә үзләре өчен сөенеп йөргән көнебез - авылыбызның ак әбиләреннән, иң хөрмәтле кешеләреннән булган Нәркизә апабыз Әхмәтшина 80 яшен, Әнисә апабыз Шиһапова 70 яшен түгәрәкли икән - сөбеханалла! Бу бит, төптән уйлап карасаң, бик зур дәүләт, зур бәхет, Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Шушы яшьләрендә ак әбиләребезнең зиһеннәре ачык, фикер йөртүләре яшьләрне көнләштерерлек. Күңелләргә шифа биреп, тәҗвид белән Коръән укыйлар, ураза тоталар, тәравихларга йөриләр. Балалары, оныклары әни, әби дип өзелеп торалар. Олыгайган көнендә һәрберебезгә Аллаһы Тәгалә әнә шундый бәхет насыйп итсен иде.
Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар: "Аллаһының иң сөекле бәндәләре - Аллаһыга бәндәләрен сөекле итәргә, бәндәгә Аллаһыны сөекле итәргә, җирдә кешеләргә эчкерсезлек күрсәтергә тырышучылар". Раббыбызның сөекле коллары булып, бер-беребезгә карата ихласлыкны югалтмый яшәргә иде. Нәкъ менә авылыбызның ак әбиләре кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев