Авылымның үзенчәлекләре
Үзәктән читтәрәк урнашкан авыл клубларына, гадәттә, чын артистлар концерт белән килми дярлек. Безнең Иске Җогып авылы клубында андый концерт соңгы мәртәбә, ялгышмасам, 5 еллар чамасы элек булгандыр. Илсөя Бәдретдинова концерты иде ул. Ул үзенең төркеме белән ничек шундый кечкенә авыл клубын урап узмагандыр, белмим. Шулай да шау-гөр килеп узды ул...
Үзәктән читтәрәк урнашкан авыл клубларына, гадәттә, чын артистлар концерт белән килми дярлек. Безнең Иске Җогып авылы клубында андый концерт соңгы мәртәбә, ялгышмасам, 5 еллар чамасы элек булгандыр. Илсөя Бәдретдинова концерты иде ул. Ул үзенең төркеме белән ничек шундый кечкенә авыл клубын урап узмагандыр, белмим. Шулай да шау-гөр килеп узды ул кичне концерт. Шуннан бирле берничә клуб мөдире алышынды, аннары бөтенләй җитәкчесез калган клубыбызда Яңа ел бәйрәме дә узмады.
Инде менә тагын җанланды клуб. Әллә авыл җирлеге башлыгыбыз үзебезнең авылныкы булу үз эшен эшләдеме, әллә Яңа Шашы авылындагы мәдәният йортының авария хәлендә булуы сәбәплеме, андагы хезмәткәрләр безнең авыл клубына күченделәр. Клубны өр-яңадан җыештырып-юып чыгардылар, буядылар, төзәтәсе җирен төзәтеп, кеше кабул итәрлек "курчак өе" ясадылар. Кыскасы, клубның ишекләре яңадан ачылды. Биредә бәйрәм чаралары, концертлар, очрашулар узуы шул хакта сөйли. Өлкәннәрне җыеп, клубта бәйрәм табыны әзерләп хөрмәтләүләре үзе ни тора! "Хәзер ачлык заман түгел, Аллага шөкер, беребез дә ашар өчен килмәдек. Бергә җыелышып, очрашып, күңелле итеп сөйләшеп, аралашып утыруы үзе ни тора! Безнең күңелне күргән өчен рәхмәт яусын Зөлфия белән Гөлфинурга!" - диләр әбиләр. Шәрәфиева Галия апа очрашу мизгелләрен сөйләп бетерә алмый. Авылдан ерак китә алмаган карт-коры өчен бу очрашуның нинди бәйрәмгә әйләнүен чамалап була. Олы кешенең аздан да күңеле була, дигәннәре хактыр.
Араларында яңа гына пенсионерлар исемлеген тулыландыручы, интернет челтәрен айкаучы, Мисыр, Төркия ише илләрне әйләнеп кайтучы Фәйзуллин Фәрит абый кебек алдынгы карашлылары да бар. Ул кайда булса, шунда үзенең фотоаппараты белән күңелле очрашу мизгелләрен мәңгеләштереп бара. Истәлек өчен дип, һәрбер катнашучыга вакытында фотосурәтләрне ясап таратырга да иренми. Садыйков Раушан абый да үзенә күрә бер шәхес. Чын аксакалларча, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, башлап йөрүче кеше бу тынгысыз җан. Авыл зиратын чистарту өчен өмәгә чакыру кәгазьләре язып элүдән башлап, анда катнашкан һәрбер кешегә шәхсән үзе рәхмәт белдерә, район газетасына хәбәрләр яза. Әле ул гына да түгел, авылның тарихын барлап, киләчәк өчен истәлекләр туплап ята ул. Яшьләрне генә түгел, балаларны да үз тирәсенә җыя алуы, аңа карата ышаныч һәм хөрмәтнең ни дәрәҗәдә олы булын раслый торгандыр. Шундый кешеләр үрнәгендә тәрбияләнгән яшьләр арасында эчкечелек, тәртипсезлек ише күренешләр безнең авыл өчен ят нәрсә, Аллага шөкер. Иске Җогып авылы халкы элек-электән үзенең тәрбиялелеге, тәртипле һәм укымышлы булы белән, йорт-җирләренең төзеклеге, төпле тормыш корулары белән тирә-юньдә аерылып торган. Тикмәгә генә ныклы томыш кору өчен шушы авыл егетләрен сайламаганнардыр инде Җогып киленнәре!
.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Президенты 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый Кадерле хатын-кызлар!2200
-
7 март 2021 - 19:50Томат үсентесе бик озын һәм тамырлы булмасын өчен нәрсә эшләргә Помидор үсентеләрен үстерүчеләр яхшы белә, еш кына аның үсентесе юка һәм озын була.9700
-
7 март 2021 - 16:00Тәртип бозучылар юк «Бүгенге көндә бездә 31 кеше исәптә тора», – дип хәбәр итте безгә Җәза үтәтү инспекциясе бүлеге башлыгы Клара Кадимова.3900
-
7 март 2021 - 15:07Көзге бөртекле культураларның кар астында хәлләре ничек? Февральнең икенче декадасы гадәттәгедән 4 - 6°Ска салкынрак булды, минималь һава температурасы 34...38°ка кадәр төште.3800
-
7 март 2021 - 13:06Илдус Нәфыйков һәм Сәрия Сабурскаяга борчыган сорауларыгызны юллагыз Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итo/6300
-
7 март 2021 - 12:33Туган көнең белән, Раил Бүген хезмәттәшебез Раил Фергать улы Зариповның туган көне.7501
-
7 март 2021 - 11:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Агымдагы елның 2 мартыннан башлап анакапиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде.6100
-
7 март 2021 - 10:00Яктылык кайтаргыч элементлар булсын 22-28 февраль көннәрендә район юлларында барлыгы 45 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.4900
-
7 март 2021 - 08:00Хоккей ярышы Олы Әтнә бозында Ленин исемендәге күмәк хуҗалык призына хоккей ярышы узачак.7500
-
6 март 2021 - 16:30Гөлгенә Сабитовадан рецепт Күзикмәк камыры: 1) 100 м сөт, 2) 50 гр сыер мае, 3) 1 йомырка, 4) 1 а.к. песок, 5) 1 б.к. тоз, 6) он.10500
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6000
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4000
-
8 март 2021 - 08:00Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.2100
-
5 март 2021 - 12:00Өчесе дә авыл җанлылар Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.24301
-
5 март 2021 - 09:30Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы уза Бүген Олы Мәңгәр авылында Ильдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы башланып китте.20600
-
5 март 2021 - 10:20Күрше районда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.19100
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?17600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика