Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыручылар саны арта

Салкын тиеп авыручылар турында язган идек, мәктәп, балалар бакчаларында иртәнге фильтр узуын да хәбәр иттек. Грипп дигән диагноз куелмаса да, халык арасында "Грипп белән авырыйбыз", дип сөйләшүчеләр еш очрый. Диагнозы диагноз, ә менә салкын тиеп, температура күтәрелеп ятучылар саны арта. Моны район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова да...

Салкын тиеп авыручылар турында язган идек, мәктәп, балалар бакчаларында иртәнге фильтр узуын да хәбәр иттек. Грипп дигән диагноз куелмаса да, халык арасында "Грипп белән авырыйбыз", дип сөйләшүчеләр еш очрый. Диагнозы диагноз, ә менә салкын тиеп, температура күтәрелеп ятучылар саны арта. Моны район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова да раслый.

"Бу атнаның өч көнендә генә дә табибларга хәле авыраеп 9 кеше мөрәҗәгать итте, шуның бишесе - бала. Икесен больницага салып дәвалыйбыз, хәле әйбәтләнә. Ике анализны Казанга тикшерергә җибәргән идек, грипп түгелме икәндип. Расланмады. Тик тискәре анализ булу әле грипп юк, дигән сүз түгел. Олы Әтнәдә егермедән артык кеше чирләгәне мәгълүм. Чәршәмбе көнне Олы Әтнә мәктәбендә 22 бала авырый иде, башка мәктәпләрдә дә салкын тиеп авыручылар саны үсүгә таба бара. Әлегә карантинга туктаган мәктәпләр юк"- ди табибә.

Бу көйгә арта барса, булмас дип тә әйтеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев