Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары арасында грант отучылар билгеле: Әтнәдән дә бар

Әлеге кооперативлар ит һәм сөт эшкәртүдән алып кош-корт инкубациясенә кадәр эшчәнлек белән шөгыльләнә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларына грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грант матди-техник базаны үстерүгә бирелә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58 проценты — федераль бюджеттан, 42 проценты республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

Конкурска 12 авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативы кетелгән. Алар төрле эшчәнлек белән — ит һәм сөт эшкәртүдән алып кош-корт инкубациясенә кадәр — шөгыльләнә. Конкурс йомгаклары буенча биш кооператив грантка ия булды:

«Агроптица» (Питрәч районы);
«Якты көн» (Арча районы);
«Арыш» (Әтнә районы);
«Сабан» (Кукмара районы);
«Минзәлә бройлеры» (Минзәлә районы).
Акча матди-техник базаны үстерү, Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә яңа даими эш урыннары булдыру максатларында бирелә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/23-10-2020/avyl-hu-alygy-kullanuchy-kooperativlary-arasynda-grant-otuchylar-bilgele-5780752 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев