Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы министрлыгы 8 Мартка куркынычсыз чәчәкләр сайлау буенча киңәш бирде

Бәйрәм букетларын сайлау буенча база кагыйдәләре документы ТР буенча Россельхознадзор идарәсе белән берлектә әзерләнде.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 8 Мартка чәчәкләр сайлау буенча тәкъдимнәр әзерләде. Документ ТР буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре ярдәме белән төзелде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче чиратта, министрлык чәчәкләр кергән илне ачыкларга тәкъдим итә. «Тере бүләк Россиядә, иң яхшысы Татарстанда үстерелсә әйбәт. Бу илнең фермерларына һәм чәчәк үстерүчеләренә ярдәм итә, башка дәүләтләрдән килгән корткычларның таралуына комачаулый», – диелә хәбәрдә.

Чәчәкләр төргәген сайлаганда, белгечләр тиз таркала торган материалларга өстенлек бирергә яки бөтенләй аннан баш тартырга киңәш итә. Татарстанлыларга шулай ук чәчәк бәйләмнәрен мөстәкыйль рәвештә җыярга киңәш итәләр, чөнки «җыелган үсемлекләр озаграк торган була, ә эре җыелмаларга иске чәчәкләр еш кушыла».

«Матур чәчәкләрнең бер өлеше агулы булып санала, шуңа күрә аларның кешеләр булган бүлмәдә тормавы яхшы. Мәсәлән, ландыш, лютик, гортензия, дельфиниум, олеандрлар. Чәчәк кибетендә чит химик ис булырга тиеш түгел. Бу химикатлар куллану яки санитар нормаларны үтәмәү билгесе булырга мөмкин»,-диделәр матбугат хезмәтендә.

Министрлыкта чәчәкләрнең яфракларына игътибар итәргә киңәш иттеләр, алар киселгән булырга тиеш түгел, шулай ук аларның сәламәт төсе – яшел булуын искә төшерделәр. Яшь чәчәкнең кисеме каралган яки кипкән була алмый. Иң яхшысы - бутоннары ачыла гына башлаган чәчәк сайлау мәслихәт.

Чүлмәктәге үсемлекләр дә матур бүләк. Белгечләр фикеренчә, алар экология күзлегеннән файдалырак һәм әлеге бүлмә үсемлекләренең бер өлеше һаваны чистарта ала.

«Ялтыравыклар белән бизәлгән яки табигый булмаган төсләргә буялган чәчәкләрне алмагыз. Сибелгән ялтыравыклар кипкән чәчәк таҗларын гына яшерә», - дип кисәтәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/05-03-2020/avyl-hu-alygy-ministrlygy-8-martka-kurkynychsyz-ch-ch-kl-r-saylau-buencha-ki-sh-birde-5727251 файдаланылды

Фәридә Филатова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев