Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын 2024 елга икеләтә арттыру бурычы тора

"Май продукциясенә зур өметләр баглана. 2024 елда аның экспорты 260 млн доллар тәшкил итәчәк, яки гомуми күләмнән 70 процент”, - диде Олег Пелевин.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы экспорт күләме 2018 елда 162,5млн доллар тәшкил иткән. 2024 елга тармак продукциясе экспортын 360 млн долларга арттыру бурычы тора. Бу хакта парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтте.

“Бүген экспортта иң күп өлешне терлек һәм үсемлек майлары (25,2 процент) тәшкил итә. Төрле ризык продуктлары - 24,8 процент, бөртеклеләр - 14,2 процент. Тулаем алганда, 2024 елга авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын 360 млн долларга арттыру бурычы тора. Май продукциясенә зур өметләр баглана. 2024 елда аның экспорты 260 млн доллар тәшкил итәчәк, яки гомуми күләмнән 70 процент”, - диде Пелевин.

Аның сүзләренчә, әзер туклану продуктлары экспорты 2024 елга 75 млн доллар тәшкил итәчәк, яки экспорт күләменнән 20 процент. “Төп юнәлешләр – югары технологияле предприятиеләрне модернизацияләү, авыл хуҗалыгы чималын, сөт, ашлыкны тирәнтен эшкәртү”, - диде Олег Пелевин.

Ул бүген республикада ит җитештерү ихтыяҗдан 142 процент тәшкил итүен әйтте. Тавык йомыркасы 118 процент, сөт 112 процент, бәрәңге исә ихтыяҗдан 4,2, шикәр 3,2 тапкыр күбрәк җитештерелә. “Авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыруга потенциал бар”, - дип саный Пелевин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195150/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев