Әтнә таңы

Мәңгәр тарихында күренекле роль уйнаган шәхес

Гарифҗанов Наил Мәхмүт улы – сугыштан соңгы Мәңгәр тарихында күренекле роль уйнаган шәхесләрнең берсе, бүгенге авылның мөхтәрәм аксакалы.

1934 елда туган Наил абыйның балачагы сугыш елларына туры килгән. Аның әтисе авылның зыялысы Мәхмүт ага сугышка киткәннән соң, әнисе Мәгъмүрәгә 3 бала белән шактый михнәт чигәргә туры килгәндер.

Реклама

Наил ага 1942 елда Олы Мәңгәр җидееллык мәктәбенә кереп, аны 1950 елда тәмамлый. “Электросталь” колхозында төрле эшләрдә эшли. 1951-1952 елларда Әтнә МТС каршындагы кыска сроклы трактористлар эзерли торган курсларны тәмамлап, колхозда тракторчы булып эшли. Совет Армия­се сафларында хезмәт итеп кайткач, колхозда трактор бригадасында учетчик-заправщик хез­мәтен башкара. 1959 елда Олы Мәңгәр авыл Советы секретаре булып эшли башлый. Уңган, кеше белән эшләү сәләте булган егетне 1967 елда “Чулпан” колхозы партия оешмасының секретаре итеп сайлыйлар. Ул бу җаваплы постта 1985 елга кадәр эшли. Партком секретаре булып эшләгәндә, аны 10нчы чакырылыш ТАССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. 1985 елдан алып, 1995 елда лаек­лы ялга киткәнче, Наил ага Олы Мәңгәр авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкара.
Наил Мәхмүт улы, 1960-1964 елларда Олы Мәңгәрдә кичке мәктәптә укып урта белем, аннары Тәтеш совхоз-техникумында читтән торып укып, агроном белгечлеге ала.
Наил ага таләпчән, туры сүзле, кеше белән уртак тел таба белгән шәхес. Ул үзенең бөтен энергиясен колхозны үстерүгә, авылның социаль йөзен үзгәртүгә багышлады. Ул әле дә үзенең киңәшләре белән авыл җитәкчеләренә, авыл халкына ярдәм итеп яши.
Наил агага быелның 10 декабрендә 85 яшь тула. Бүгенге көндә ул, олыларда була торган кайбер авыруларны исәпкә алмаганда, үз аякларында нык басып тора. Фикере аек, матбугат белән даими танышып, татар язучыларының яңа әсәрләрен укып бара. Һәр нәрсәгә аның үз фикере бар. Озак еллар Мәңгәрдә җитәкче урыннарында эшләгәнлектән ул авыл тарихын, аның кешеләрен яхшы белә. Аның белән бу темага көне буе сөйләшеп утырып була. Наил ага бу юлларның авторына Мәңгәр тарихы буенча китап язганда да зур ярдәм күрсәтте. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле.
Озак яшә, Наил ага! Сәламәт бул! Син әле халыкка кирәк.

Илсур ШАкиров, Олы Мәңгәр авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: