Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“АВГУСТТА ӘЗЕР БУЛЫР...”

Район үзәк больницасы янәшәсендә калкып килүче бинага карап, "Монысы нәрсә була икән?" - диючеләр бардыр...

Әлеге төзелеш белән участок мастеры Хәмит Рәхимов таныштырды. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында эшләүчеләр өчен фатирлар булачак икән монда. Инвесторы - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, төзүчесе, ягъни, генераль подрядчысы - Арча МСО оешмасы. Әлегә биредә 9 ташчы, "КамАЗ" нигезендәге кранда эшләүче, эретеп ябыштыручы һәм мастер үзе эшли.

- Төзелеш Яңа елга кадәр үк башланды. Ике катлы бинада 14 фатир булачак, - ди әңгәмәдәшем.

Бүгенге көндә бинаның каркасы әзер инде. Шушы атна ахырларында балта осталары килеп, тәрәзәләр урнаштырачаклар. Материаллар килүгә, шулар ук түбә ябу эшенә керешәләр.

- Материаллар бар да үзебезнеке, эшчеләр дә. Болай эшләү күпкә уңайлы. Эшчеләргә түләү күләмгә бәйле, шуңа күрә эштә тоткарлык юк, - ди мастер.

Йортка бер подъезд илтә, дамбаның каршы ягында булачак. Ике катның һәрберсендә бер үк типтагы 7шәр фатир. Бер генә түгел, ике, өч бүлмәлеләре дә бар. Шунысы игътибарга лаек, ванна, туалет бүлмәләре аерым монда. Коридоры шактый иркен, подвалы да бар. Кыскасы, шәһәр тибындагы фатирларда бөтен уңайлыклар да бар. Кухня буласы өлешендә стенадагы тишеккә игътибар иттем.

- Котел һәр фатирның үзендә була, морҗаның чыгу өлеше ул. Димәк, кирәк икән җылы суы да котелдан алына, - дип аңлаттылар.

Бина тышкы яктан "облицовочный" кирпеч, ә эчтән газоблоклар белән өелгән.

- Газоблок өйгән йортлар Арчада да бар, бик җылы булачак, - ди Хәмит әфәнде.

Ә август аенда йортны куллануга тапшырырга планлаштыралар.

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында объектның тышкы күренеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стройка