Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айнурны һаман да таба алмыйлар - "Әтнә таңы"

Теләче районының Үзәк авылында яшәүче 23 яшьлек Айнур Исламгалиевнең Байкал авылына эшкә дип чыгып киткән җиреннән юкка чыгуын туганнары башка сыймаслык хәлгә тиңли. Ни булган соң? Айнур ничек шулай эзсез югалган? Айнурны эзләргә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хез­мәт­кәр­ләре дә, полиция дә аякка баса. 9 апрельдә, кичке сигез тулып киткәч, төнге...

Теләче районының Үзәк авылында яшәүче 23 яшьлек Айнур Исламгалиевнең Байкал авылына эшкә дип чыгып киткән җиреннән юкка чыгуын туганнары башка сыймаслык хәлгә тиңли.

Ни булган соң? Айнур ничек шулай эзсез югалган? Айнурны эзләргә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хез­мәт­кәр­ләре дә, полиция дә аякка баса.

9 апрельдә, кичке сигез тулып киткәч, төнге каравылга киткән Айнурны якыннары баштарак кайтыр дип көтә. Шул көнне сәгать тугызлар тирәсендә Айнур такси да чакырта. Әмма әйтелгән урынга такси килеп җиткәч, чыкмый. Абыйсы Айрат белән кичке уннар тирә­сендә сөйләшә. "Кайда икә­нем­не дә белмим", - ди. Тик моңа кадәр гел шул бер юлда йөргәч, туганнары аның бу сүзләренә артык игътибар бирми. Әмма иртәгесен кайтмагач, кайгыга төшәләр. 11 ап­рельдә алар Айнурның югалуы турында хокук саклаучыларга хәбәр итәләр. Җит­мәсә, Айнур югалган көнне Те­ләчедә су да күтәрелә.

- Бөтен район белән эзләдек. Әле дә бу эшне дәвам иттерәбез. Гадәттән тыш хәлләр минист­р­лыгы хезмәткәрләре дә эзләде. Ай­нурның югалганына өч көн узгач, атын Ключищи авылы ти­рәсендәге күлдән табып алдылар. Ул үлгән иде, - дип сөйли бертуган абыйсы Айрат. - Ат - бик тә акыллы хайван. Хуҗа­сыннан башка суга кермәс иде ул. Шуңа эчебез поша. Ничек инде судан ат табылды, энем юк. Коткаручылар отряды судан йөзеп тә, чумып та эзләделәр. Тик нәтиҗәсе булмагач, эшне туктатып тордылар. Ә полиция хез­мәт­кәрләре әле дә эзли. Карамаган җир калмады. Басу-кыр­ларны иң­гә-буйга урадык. Бер җирдә дә юк", - ди Айрат.

- Башка нинди генә уйлар килми. Күрәчәктер, ичмасам, машинасына утырып та китмәде. Суга баткан булса, гәүдәсе чыгар иде дип тә көттек. Әллә аты үлеп, шуннан куркып, берәр җирдә качып тора ми­кән дип тә уйлыйбыз. Аты бит колхозныкы иде. Юл буенда машина бәреп китеп, аты яраланып, аннан суга кергәндер, Айнурның башы бәрелеп, хәте­рен югалткандыр дип тә уйлыйбыз. Бәлки, юл буенда берәр машина утыртып алып кит­кәндер аны?" - дип өзгәләнә абый­сы.

"Машина утыртып алып кит­сә, кесәсендә паспорты да, акчасы да юк бит", - ди әнисе Кадрия апа. Гаилә ут эчендә яна. Га­зизләренең исән-сау кайтып ке­рәсенә ышана алар. Әле шушы көннәрдә Айрат төш тә күргән. Имеш, Айнур тиз генә кайткан да машинасына утырып чыгып бара икән. Янында таныш түгел кеше дә бар, ди. Эш­ләрем бар, әле кайтмыйм, ди икән. Шуңа да абыйсы, машинага утыртып алып киткәннәрдер, ди­гән фикергә килгән. "Бер дә үлгәндер дип уйламыйм. Йөрәгем сизә. Туганым исән минем. Без аны табачакбыз", - ди Айрат.

Теләче районы эчке эшләр бү­леге җитәкчесе Айдар Хәй­рет­динов белән дә элемтәгә кердек.
- Әлегә берни әйтә алмыйбыз. Эзләүне дәвам иттерәбез. Төрле фи­керләр бар. Һәркайсы буенча эш алып барыла. Газеталарга хә­бәр бирдек, хастаханәләргә мәгъ­лүмат тараттык. Күрше район полиция бүлекләре дә бу хакта хәбәрдар,- диде ул.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев