Аз гына тырышасы калган...

Сукбай хайваннарны тоту эше сүлпән булган районнар билгеле - исемлек Кайбер районнарда хайваннарны тоту өчен бүлеп бирелгән субвенцияләр артса да, хайваннарны тоту эше сүлпәнәйгән. (Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 20 районында урам хайваннарын тоту эше сүлпән бара. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек...
Сукбай хайваннарны тоту эше сүлпән булган районнар билгеле - исемлек
Кайбер районнарда хайваннарны тоту өчен бүлеп бирелгән субвенцияләр артса да, хайваннарны тоту эше сүлпәнәйгән.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 20 районында урам хайваннарын тоту эше сүлпән бара. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында билгеле булды.
«2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына караучысыз калган хайваннарны тоту һәм санын көйләп тору өчен, республиканың Ветеринария идарәсе 24 млн 375 мең 800 сум, шул исәптән Казан шәһәренә 14 млн 460 мең 900 сум акча юллаган. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 8,6 процентка кимрәк. 2017 елда республикада тотылган сукбай хайваннар саны 14,8 процентка кимегән. 2017 елда 24 мең 429 баш тотылган, 2016 елда ул 28 мең 670 не тәшкил иткән.
Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, җирле үзидарә органнарына субвенцияләр тулысынча барып ирешкән. Алар 99 процент дәрәҗәдә кулланылган.
Шулай да, утырышта катнашучылар сукбай хайваннарны тоту һәрвакытта да бүлеп бирелгән субвенцияләр суммасына бәйле булмавы турында билгеләп узды. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп узды. Әйтик, Минзәлә, Әгерҗе, Лениногорск районнарында субвенцияләр 2-3 тапкыр артса да, тотылган хайваннар саны артмаган. Ә Түбән Кама районында субвенцияләр 3 мәртәбә артса да, урам хайваннарын тоту 40 процентка кимегән. Кайбер районнарда субвенцияләр беразга гына азрак, ә хайваннарны тоту күпкә ким. Яшел Үзән (39 процентка), Мөслим (65 процентка), Кайбыч (84 процентка), Кукмара (23 процентка), Актаныш (47 процентка), Тукай районнары (41 процентка) шундыйлардан.
Тулаем алганда, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чистай районнары, Казан шәһәре караучысыз калган хайваннарны тоту буенча эш сүлпән баруы аркасында «кара» исемлектә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.8900
-
22 гыйнвар 2021 - 18:05Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.8400
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.8600
-
22 гыйнвар 2021 - 16:35Казанда коронавирустан тагын өч вакцинация пункты ачылды Covid-19дан прививканы 60 медицина учреждениесендә ясарга була, тагын 11дә алдан язылу алып барыла.6400
-
22 гыйнвар 2021 - 16:11Дусым авылында яшәүче туганнан туган абыебыз Кашшапов Рәфкать Кашшап улының 22 гыйнварда 85 яшь тулган көне. Олы хөрмәткә лаеклы туганнан туган абыебыз, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тән сихәтлеге4200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:09Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.10700
-
22 гыйнвар 2021 - 13:0022 гыйнварга көндәлек йолдызнамә Бүген йолдызлар нәрсә вәгъдә итә икән9500
-
22 гыйнвар 2021 - 11:30Венгрия «Спутник V» препаратын коронавирус инфекциясенә каршы куллануны хуплады Препарат тизләтелгән процедура буенча теркәлде.7800
-
22 гыйнвар 2021 - 10:25Татарстан укучылары финанс грамоталылыгын онлайн-дәресләрдә өйрәнә алачак 2021 елның 21 гыйнварында мәктәп һәм көллият укучылары, шулай ук балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен «финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясен башлап җибәрә.5200
-
22 гыйнвар 2021 - 09:35Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? "ЮИД" берләшмәсендә "юл билгеләре иленә сәяхәт"дип исемләнгән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәрес узды.8500
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.23300
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.44100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.75900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.37700
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.30100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика