Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалиягә ТНВ ярдәмгә килде, без дә булышыйк!

Азалиягә ярдәм кирәклеген яздык. Кытай техникасы буенча реабилитация узар өчен ДЦП диагнозлы 13 яшьлек кызга 180 мең сум акча кирәк иде. Шул акчаның бүгенге көнгә 114 962 сумы җыйналган инде. 65 мең сум 038 гына калды. тырышыйк! - Рәхмәт мәрхәмәтле җаннарга, моның кадәр акча җыйналыр дип уйлый да алмадык. Кешедән...

Азалиягә ярдәм кирәклеген яздык. Кытай техникасы буенча реабилитация узар өчен ДЦП диагнозлы 13 яшьлек кызга 180 мең сум акча кирәк иде. Шул акчаның бүгенге көнгә 114 962 сумы җыйналган инде. 65 мең сум 038 гына калды. тырышыйк!

- Рәхмәт мәрхәмәтле җаннарга, моның кадәр акча җыйналыр дип уйлый да алмадык. Кешедән акча сорарга берәүгә дә язмасын, соңгы чиккә җиткәч кенә барасың бу адымга. Инде калганына кредит алырбыз дигән идек, (С.М. алар алган кредитларның күпмелеген сорарга да куркытты, берәү дә бу көнгә калмасын) ТНВ каналының "Хәбәрләр" программасы кайтып төште. Чакырмаган идек, каушадык та, курыктык та. Ике телдә дә телевизордан әлеге тапшыруны күрсәттеләр. Исән-сау эшләсеннәр...- ди Азалиянең әнисе Гелүсә Гатиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев