Азан моңы яңгырасын!
Хәзерге вакытта районыбызда 29 мәчет эшли. Быел тагын ике мәчет Шәкәнәч һәм Мамыш авылларында ачылачак. Мәчетле булу - халкыбызның озак еллар күңелләребез түрендә йөрткән иң изге хыялы. Динебезнең өзелер-өзелмәс җебен ялгап җибәрү, безгә, хәзерге заман кешеләренә насыйп булды. Моның кадерен белеп яшәү Аллаһы Тәгалә каршындагы һәрберебезнең изге бурычы. Мәчет -...
Хәзерге вакытта районыбызда 29 мәчет эшли. Быел тагын ике мәчет Шәкәнәч һәм Мамыш авылларында ачылачак.
Мәчетле булу - халкыбызның озак еллар күңелләребез түрендә йөрткән иң изге хыялы. Динебезнең өзелер-өзелмәс җебен ялгап җибәрү, безгә, хәзерге заман кешеләренә насыйп булды. Моның кадерен белеп яшәү Аллаһы Тәгалә каршындагы һәрберебезнең изге бурычы. Мәчет - Аллаһ йорты буларак, кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, үзара ихтирамга өндәүче саваплы урын. Укылган азаннарыбыз халыкны намаз гыйбадәтен кылырга чакыру гына түгел, авылларыбызга иман нурын тарата, шайтанны качыра. Тыңлаучыларның күңелләрен назлый, җаннарыбызга рәхәтлек бирә. Дулкыннары еракларга, иген кырларыбызга, болыннарыбызга яңгырый. Халкыбызга Аллаһының бөеклеген кат-кат искә төшерә. Күренекле шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй:
Әйт азан!
Таң атты кошларда уянып сайрасын!
Кычкырып торгыз баен,
ярлы гавамен, мулласын!
Изге тәкъбир яңгырасын,
барсын Ходайның каршына
Һәм матур таң атканын
һәркем ишетсен аңласын.
Бер гаҗәпләнсен кояш, таң,
җен, фәрештә, җир, адәм
Бар да торсын, мактасын тәңрен, яраткан Алласын! - дип моннан бер гасырдан да артыграк элек язган.
Кайбер авылларыбызда, һәркөнне 5 мәртәбә булмаса да, азан әйтеп намазлар башкарыла. Кызганыч, күп кенә авылларыбызда җомга көненнән башка азан әйтелеп, намазлар укылмый. Үзәк мәчетебездә дә микрофон аша азан әйтү туктатылды. Сәбәбе - мәэзин әфәнденең, әйтеп караучыларның тавышы халыкка ошамый. Бу турыда күптән мәрхүм Марс Шиһапов (җаны җәннәтле булсын) бик дөрес тәнкыйтьләгән иде. Үз вакытында чара күрелмәде. Нәтиҗәдә Олы Әтнәдә яшәгән 4 меңләп халык азан тавышын ишетүдән мәхрүм булды. Әтнәдә яшәүче меңләгән ир-атлар арасында матур итеп, халык күңеленә хуш килерлек азан әйтүче табылыр дип уйлыйм. Мәэзин пакъ, чиста күңелле булырга, тавышының халык күңеленә хуш килүе шарт. Сәхәбәләр арасыннан берәү азан әйтергә рөхсәт сорагач, Мөхәммәд галәйһис-сәлам: "Билалның тавышы олырак", дип, ул кешегә азан әйтүне тыйган.
Район үзәгендә бердәнбер мәчет буларак, дини мәрасимнәрне башкару бер генә имамга мөмкин түгел. Шуның өчен Үзәк мәчеттә имам-хатыйб, имам һәм мәэзин булырга тиеш. Аларның һәркайсы җитәрлек дини белемле, тыныч, сабыр намуслы, гадел, шәригатькә яраксыз булган гореф-гадәтләрдән арынган, хәрамгә катнашмаган, һәр җәһәттән камилләшкән, җәмәгатьчелек алдында абруйлы шәхес булуы зарур. Мәчет шундый дин әһелләре белән тулыландырылса, вакытында азаннар әйтелеп, дини мәрасимнәрне үткәрүне дә очраклы кешеләр башкара алмаслар иде. Мәчетнең имам-хатыйбе Наил хәзрәткә, районыбыз мөхтәсибе буларак күптән түгел генә дүрт елга шәһадәтнамә бирелде. Минемчә, имам һәм мәэзин вазыйфасына бәйге оештырып, лаеклы дин әһелләре белән тулыландырырга кирәк.Үзәк мәчет үрнәк мәчеткә әйләнсен иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.2800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.2700
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.3300
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.4200
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4600
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3800
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.10700
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.8201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.5600
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10100
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.29700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4600
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.21900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.79400
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.54800
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33004
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика