Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аздан гына "үбешмәдек"

Көн болай да әллә томанлы, әллә, кем әйтмешли тумышы шундый - караңгы. Бу автомобиль йөртүчеләрдән саклык кына түгел, осталык та таләп итә. Әгәр инде каршыңнан юл оешмасы машинасы кар эттереп үтсә, боларга өстәп сизгер дә булу кирәк. Таудан күтәрелеп килгәндә "КДМ" машинасы очрады. Аңлашыладыр, ул китүгә кар бураны күтәрелде, берни...

Көн болай да әллә томанлы, әллә, кем әйтмешли тумышы шундый - караңгы.

Бу автомобиль йөртүчеләрдән саклык кына түгел, осталык та таләп итә. Әгәр инде каршыңнан юл оешмасы машинасы кар эттереп үтсә, боларга өстәп сизгер дә булу кирәк.

Таудан күтәрелеп килгәндә "КДМ" машинасы очрады. Аңлашыладыр, ул китүгә кар бураны күтәрелде, берни күрерлек түгел. Ярый әле "ташбака тизлеге" белән бара идек. Кар бураны таралуга каршыда автомобиль пәйда булды. Ул да таулы урынны гына узыйм да, "обгон"га чыгам дип бара иде бугай - ярый әле тизлеге зур түгел иде... Шулай итеп "үбешмичә" калдык. Ә шулай да кар эттерүче машинаның гаять хәтәр транспорт булуын истә калдыру мөһим. Аны йөртүче мондый һава шартларында алны-артны бик күреп бетермәскә дә мөмкин. Әнә бит Казанда кар эттерүче артка таба чигенеп, бер пенсионерны бәрдергән. Фаҗига аяк астында...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев