“АЗС-158” ташламасыннан файдаландыңмы әле?
Районыбызда машиналар саны көннән-көн арта, хәзер Олы Әтнәдәге ягулык салу станциясенә чират шәһәрнекеннән ким түгел. "Заправка"га килүче шоферлар биредәге ягулыкны нинди үзенчәлекләренә таянып сайлыйлар дип уйлыйсыз?.. Әйе, нәкъ шулай - бәясенә һәм сыйфатына таянып! Ишеткәнегез бардыр, Олы Әтнә заправкасында урнашкан "АЗС-158"дә барлык төр ягулыкка да 6 процентка кадәр ташлама ясыйлар...
Районыбызда машиналар саны көннән-көн арта, хәзер Олы Әтнәдәге ягулык салу станциясенә чират шәһәрнекеннән ким түгел.
"Заправка"га килүче шоферлар биредәге ягулыкны нинди үзенчәлекләренә таянып сайлыйлар дип уйлыйсыз?.. Әйе, нәкъ шулай - бәясенә һәм сыйфатына таянып!
Ишеткәнегез бардыр, Олы Әтнә заправкасында урнашкан "АЗС-158"дә барлык төр ягулыкка да 6 процентка кадәр ташлама ясыйлар дигән сүзләр йөри. Бәхәссез, әлеге ташламаның тәмен бер татып караган кеше аннан бүтән баш тартмаячак. Шул ук вакытта биредә әтнәләр яратып өлгергән Уфа бензины сатылу да бер өстенлек булып тора.
"АЗС-158"дәге әлеге ташлама хакында "Арча нефть продуктлары" акционерлык җәмгыятенең ваклап сату һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Искәндәр Сабиров белән сөйләштек.
- Искәндәр Илһамович, үзегезгә караган ягулык салу станцияләрендә әледән-әле төрле акцияләр уздырасыз. Әлегесе вакытлыча гынамы?
- Юк, бу юлы инде 6 ай дәвамында ай саен 6 мең сумлык ягулык сатып алучылар ахыр чиктә 6 % ташламага ия булачаклар. Әлбәттә, ташлама күләме вакытка - әйтик, ягулыкны 1 ай саласыңмы, әллә 4 ай, яисә, 6 аймы икәнлеккә һәм салган ягулык күләменә карый. Шуңа күрә заправканы зур суммага ясау һәм бу программаны озак вакытка сайлау отышлырак. Сезнең өчен отышлы ташлама дисконт картаны алган вакыттан ук башлана. Әлеге дисконт картаны заправкада сатып алырга була, бәясе - 100 сум.
- Ташламаларны процентларда түгел, сумнарда күрсәтеп китегезче?
- Иң беренче шуны аңлагыз - ташлама дисконт картада җыелмый, ә бензин өчен түләгәндә чигерелә. Әйтик, картаны алганнан соң сез 1000 сумга ягулык саласыз ди. "АИ-92"не алсагыз, ташлама 3 % була, ягъни һәр 1 литрга 1 сум 12 тиен файда булачак. Дүртенче айдан башлап сезнең табыш - 5 %, ягъни 1 сум 87 тиенне тәшкил итәчәк. Алты ай дәвамында таләпләрне үтәп баручылар рәхәтләнеп 6 % ташлама белән эш итә алачаклар. Бүгенге көн бәяләре белән күзалласак, бу һәр 1 литрга 2 сум 24 тиен дигән сүз.
Тагын да уңайлырак итү максатыннан киләчәктә клиентлар белән эшләүне бина эчендә (җылы туалет һәм башкалар булачак) итү мөмкинлеге күздә тотыла.
Әлеге "АЗС"ның отышлы ягы ул, әлбәттә, бәя генә түгел, ә сыйфат та. "Арча нефть продуктлары" акционерлык җәмгыятенең аккредитация узган үз лабораторияләре бар. Нефтебазага кайткан һәрбер төр ягулык шуның аша тикшерелә һәм кимчелекләр булган очракта кире җибәрелә. Моннан тыш атнага бер мәртәбә һәрбер ягулык салу станциясеннән проба алына. Әлеге тикшерүләр күрсәткәнчә, халыкка бары югары сыйфатлы ягулык тәкъдим ителә.
Шулай ук биредә халык яратып кабул иткән, "ЭКО-92" һәм кыйбат дип әйтүчеләр өчен элекке техника куллана торган «ДТФ» (дизельная технологическая фракция) та бар. ЭКО-ягулыклар транспорт двигателенең тарту көчен яхшыртучы ягулык буларак, үзенә күрә югары урын алып торалар. Сыйфатка зур басым ясап эшләүләрен алар "Башнефть" бензинын алып кайту белән дә дәлилли. Моннан берничә еллар элек, әлеге төр бензин районыбызда булмаганда, аны башка районнарга барып машинага күбрәк ясап кайтучылар да бар иде. Ә бүген каядыр йөрисе юк, халык телендәге "Уфа бензины" үзе үк районыбызга кайтып җитте. Димәк, сыйфат ягын исәпләп заправка ясаучыларга бәхет елмайды, әле шуның өстенә бәя ягыннан да хәйран отышлы була.
Хөрмәтле райондашлар, мең кат ишеткәнче, бер кат барып күрүегез һәм шуннан файда тоюыгыз отышлырак. Шуңа да Олы Әтнәдә урнашкан "АЗС-158"дән бүген үк карта сатып алып, үзегезнең файдага эшли башлагыз.
Рәдис Хисмәтуллин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев