Әтнә таңы

Баһавый абый

Мәнгәрнең Шакиров Мәс­хүт нигезендә, авылның өлкәннәре күңелендә әле дә саклана торган шәхес - Сираҗиев Баһавый абый яшәгән. Ул таза, зур гәүдәле, эшчән кеше иде. Колхозга беренчеләрдән булып кергән, партия, дәүләт поли­тикасына җаны-тәне бе­лән бирелгән бу бәндәне урындагы җитәкчеләр үз максатларында файдаланалар. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да, сугыш вакытында да...

Реклама

Мәнгәрнең Шакиров Мәс­хүт нигезендә, авылның өлкәннәре күңелендә әле дә саклана торган шәхес - Сираҗиев Баһавый абый яшәгән.

Ул таза, зур гәүдәле, эшчән кеше иде. Колхозга беренчеләрдән булып кергән, партия, дәүләт поли­тикасына җаны-тәне бе­лән бирелгән бу бәндәне урындагы җитәкчеләр үз максатларында файдаланалар. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да, сугыш вакытында да халыкны заемга яздыру, төрле налоглар белән кычкыртып талау алып барыла. Комиссия белән өйдән өйгә йөреп тә, идарәгә чакырып та авыл кешесен җылата-җылата: "Син контр, дәүләт, партия эшенә аяк чаласың, дошман тегермәненә су коясың!" - кебек сүзләр белән куркыту, җыелыш, митинглар җыеп халыкны агитацияләү юлы белән заемга яздыру туктап тормый. Шундый җыелышлар алдыннан түрәләр Баһавыйны идарәгә чакырып: "Давай син халыкка үрнәк күрсәт. Җыелышта сүз алып, мин фәлән сумга язылам, дип сөйләрсең, үрнәгеңә башкалар да кушылмый калмас". Мактаганны яраткан Баһавый абый җыелышларда, ха­лыкны көрсендереп тә, көлдереп тә, ачуын чыгарып та, ялкынлы чыгышлар ясый, шулай итеп түрәләр кубызына бии. Соңгы әйберләрен сатып булса да, ул заем, налог мәсьәләләрендә ал­дынгылар рәтендә. Район гәҗитенең 1937 ел 7 июль санында шундый юллар бар: "Электросталь колхозы колхозчыла­ры "СССР обо­ронасын ныгыту зай­мы"на актив язылалар. Шәйхетдинов - 100 сум, Шакиров - 80 сум, Сираҗиев Баһавый - 100 сум, Муллагалиева Зөләйха - 80 сумга язылдылар".
Тырыш Баһавый сыерын да асрый, йорт-җирен дә төзек тота, йорт тирәләренә, урам буйларына тал агачлары утырта. Су буйларында әле дә үсә ул утырткан таллар. Хатыны Нәгыймә генә саулыкка туймый. Аларның Габдрахман исемле уллары, Гөлчирә исемле акылга аз гына зәгыйфь­рәк кызлары була. Кызлар аркасында килеп чыккан низаг вакытында, Әхмәдуллин Абдулланың улы Мостафаны үтерүдә катнашкан уллары Габдрахман, кулга алынудан куркып, авылдан Урта Азия якларына чыгып китә, Мәнгәрнең Мулла Абдулласының сеңлесе Мәймүнәгә өйләнә, алар шунда озын гомер кичерәләр. Баһавый абыйның хатыны Нәгыймә апай иртәрәк үлә. Баһавый да олыгая, тормыш итүе авырая. Кодрәле чишмәсендә боз ярылып, ул суга бата.Аны мең бәләләр белән бозлы судан тартып чыгаралар. Исән калса да, ул инде элекке тазалыгын югалта, еш авырый. Караучысы булмагач бетли, ачлы-туклы яши. Изге күңелле Гәззә әби аны мунча ягып та керткә­ли.
Колхоз өчен янып-көеп йөргән, җыелышларда ялкынлы чыгышлар ясап йөргән Баһавый абый ач килеш, тәрбия күрмичә үлә. Улы кайтып өен сата, сеңлесен үзе белән алып китә.
Бу урында язмама нокта да куеп булыр иде, ләкин авылдашым Иб­рагимов Ренат Габрахманның Урта Азиядәге тормышына ачыклык кертте. Мин аның сөйләгәннәрен сезгә дә җиткерәм: «1973 елда гаиләм белән Төрк­мәнстанның Ташауз өлкәсе Күнә-Өргәнеч шә­һәренә китеп, шофёр бу­лып эшкә урнаштым. Матур гына яшәп ятканда, 1980 еллар башында, кичке якта ишек шакыдылар. Ачсам - ишек төбендә Мәңгәрнең Галиев Габделфәт абый басып тора. Кочак­лашып күрештек. Чит җирдә авылдаш бик кадерле була икән - без төне буе сөйләшеп чык­тык. Габделфәт абыйның хатыны Миңзифаның әнисе Таи­бә апай Үзбәкстанның Өргәнеч шәһәрендәге кызы Сәвия тәрбиясендә яши иде. Таибә апай вафат булып, аның җидесен үткәру йоласына килгәннәр икән. Мәңгәрдән чыгып киткәндә, әти, Габделфәт абыйга мине күреп кайтырга кушкан, ул әтинең үтенечен үтәр өчен Үзбәкстаннан Төрк­мәнстанга мине күрергә килгән. Икенче көнне Габделфәт абый миңа Өргәнечкә, Сәвия апаларга барырга тәкъдим ясады.
Сәвия апай, Казанда эшләгәндә, стройбатта хезмәт иткән татар егете Руслан Галиев белән таныша. Солдат хезмәте төгәлләнгәч, ул Сәвияне Өргәнечкә алып кайта. Сөйләшеп утырганда Сәвия апай әйтә куйды: "Ренат, монда бездән ерак түгел Мәңгәрнең Баһавый Габдрахманы яши". Минем әти Габдрахман белән күршеләр, алар бергә уйнап үскәннәр. Әти аны бик еш искә ала иде. Адресын алып, Габделфәт абый белән шуларга киттек. Безне күргәч, Габдрахман абый хатыны Мәймүнә апай белән аптырап калдылар. Үзебез белән таныштыргач, елап җибәрә яздылар. Балалары булмаган. Мәймүнә апайның чын үзбәк пылавын ашый-ашый, без Габдрахман абыйның сөйләгәннәрен тыңлап утырдык: "Авылдан монда килеп төшкәч, мине, яшь, таза, аз-маз грамотасы да булган егетне, милициягә эшкә алдылар. Әле басмачылык хә­рәкәте тынмаган. Мин тәвәккәл, эшемне дә җире­нә җиткереп үтим. Җитәкчеләр мо­ны күреп, хәтәр операцияләрдә кат­наштыра башладылар. Хорезм тирәләрендә Җүнәет хан бандасы котыра. Шул бандага яшерен генә мине керттеләр (урыслар әйтмеш­ли "внедрили"). Мин бандада ышаныч яуладым, чекистларга мәгълүмат биреп тордым. Чекистлар Шайдаков фамилияле офицер җитәкчелегендә банданы чолгап алалар һәм Җүнәет ханга шундый шарт куялар: коралларны тапшырырга, совет властена каршы сугышмаска, теләгәннәргә Афганстанга чыгып китәргә. Хан бу шартларга күнәргә мәҗбүр була.
Басмачыларга каршы көрәштә хезмәтләремне искә алып мине бүләкләделәр, югары дәрәҗәгә күтәрделәр. Үзбәкстанда калган басмачылар мине юк итәргә план коралар. Ләкин дуслар алдан кисәтеп куйдылар. Поездда әсирләрне конвой белән Ташкентка алып барганда, минем документларны урладылар. Моны миннән үч алу өчен махсус эшләделәр - кулга алдылар, зур срок яный иде. Мине генерал Шайдаков коткарды. Җүнәет хан бандасын тар-мар иткәндәге хезмәтләремне онытмаган иде".
Бу язмамда искә алынган Баһавый абый һәм гаиләсе әгъзаларының рухлары шат булып, тыныч йокласыннар иде дип телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: