«Бабаларыбызның кем булуларын һәм ничек яшәгәннәрен килеп күрә алу — зур бәхет» — Азат Кашапов

Кичә «Татар яшьләре көннәре» делегатлары борынгы Болгар шәһәре белән танышты. Делегатлар, тарихи урыннарны караганнан соң, Ак мәчеткә юл тоттылар. Күп делегатлар изге Болгарга нәкъ менә бабалары яшәгән җирдә намаз укырга дип килгән. «Татар яшьләре көннәре»нең Оренбург өлкәсе делегаты Артур Гафиятуллин Болгарда әле тәүге тапкыр. «Күп мәгълүматны моңа кадәр белми идем....
Кичә «Татар яшьләре көннәре» делегатлары борынгы Болгар шәһәре белән танышты. Делегатлар, тарихи урыннарны караганнан соң, Ак мәчеткә юл тоттылар. Күп делегатлар изге Болгарга нәкъ менә бабалары яшәгән җирдә намаз укырга дип килгән.
«Татар яшьләре көннәре»нең Оренбург өлкәсе делегаты Артур Гафиятуллин Болгарда әле тәүге тапкыр.
«Күп мәгълүматны моңа кадәр белми идем. Экскурсовод апа яңа әйберләр белән таныштырды. Монда нәрсә караган да истә калмый. Шулкадәр күп яңа мәгълүмат, хәтта аны берничә сәгатьтә башта эшкәртеп тә бетереп булмый. Бу тарихи урыннар белән сокланырга гына кала», - ди Артур.
Ә менә күренекле блогер-сәяхәтче Азат Кашапов борынгы бабаларыбызның алдынгы эш кораллары булу белән таң калган һәм хәзерге яшьләргә дә бабаларыбызның бөек исеменә тап төшермичә, горурлык белән алга барырга өнди.
«Болгарда мин икенче тапкыр. Беренче тапкыр 2014 елда «Сәләт - Туган тел» форумында әйдаман (вожатый) булып барган идем. Чит илләрдә сәяхәт итеп, Япония, Америка Кушма Штатлары, Һиндстан кебек илләрнең тарихы белән таныштым. Бу илләрдәге халыклар үз тарихына зур игътибар белән карыйлар, чөнки тарих безнең телебезне саклап калу өчен мөһим. Безнең Татарстан да изге Болгар җирен төзекләндереп зур эш эшли. Монда тарихны, телне саклап калуга күп чаралар күрелә. Бабаларыбызның кем булуларын һәм ничек яшәгәннәрен килеп күрә алу - зур бәхет. Без дөньядагы соңгы дәүләт түгел, ә киресенчә алдынгыларыннан булуын күрәбез. Бу, үз чиратында, яшьләргә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнергә этәргеч булып тора. Безнең буын да, үзебезнең бөек исемне югалтмыйча, тарихыбызны сакларга тиешбез», - дип сөйләде «Татар-информ хәбәрчесенә күп илләрдә булган блогер-сәяхәтче Азат Кашапов.
Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта «Татар яшьләре көннәре» форумы уза. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнаша. Алар «Борис Полевой» теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә.
Чыганак: http://kazanutlary.ru/?p=31769
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 17:00Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды Ай дәвамында иҗади бәйгеләр, китап күргәзмәләре, тематик кинолар күрсәтү һәм башка чаралар булачак.700
-
25 гыйнвар 2021 - 14:25Татарстан Президенты медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.5700
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.11700
-
25 гыйнвар 2021 - 11:30Штрафка тарту дәвам итә Алдагы көнне Әтнә районында рейд була дип хәбәр иткән идек.7000
-
25 гыйнвар 2021 - 10:10Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 21,9 млрд сум юнәлдереләчәк Федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акчаларны уңайлы мохит булдыру, төзелеш һәм башка проектларга юнәлдерәчәкләр.5600
-
25 гыйнвар 2021 - 09:20Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 240ка җитте Тагын өч ир-ат инфекция корбаны булды.5300
-
24 гыйнвар 2021 - 20:15Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми.12200
-
24 гыйнвар 2021 - 19:10Сөю капкасы Кергән идек бу дөньяның Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.10200
-
24 гыйнвар 2021 - 18:202021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты Фаразлаулар буенча, Татарстанга өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.11900
-
24 гыйнвар 2021 - 17:20Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.10000
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.16800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33000
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясатканВакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.6400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика