Бакчадагы мокрицадан ничек арынырга: төп ысуллары
Һәр бакчачы участогын чүп үләннәреннән саклап калу өчен гап-гади көрәш алымнарын белергә тиеш. Бакчадагы мокрицадан ничек арынырга һәм ул үсмәсен өчен нинди профилактика чараларын күрергә мөмкин икәнлеген карыйк.
Нәрсә ул мокрица
Чүп үләннәре үсемлеге мокрица Гвоздика семьялыгына карый һәм дымны бик ярата. Яфраклары вак һәм ялтыравыклы, ак төстәге чәчәкләре вак йолдызчыкны хәтерләтә. Зур булмаган куакчыклар бик тиз үсә, әгәр дә үсемлекләр вакытында юкка чыгарылмый икән, санаулы көннәрдә алар түтәлне тулысынча каплап ала. Бу үләнне кайчакта “ялангач” участокларда яки зиратларда тигез куе яшел келәм булдыру өчен утырталар.
Мокрица файдалы үзлекләргә ия, һәм кайбер бакчачылар аны халык медицинасында куллану өчен калдыра. Сокның химик составында кан оюны нормальләштерү өчен кирәк булган С, Е, К витаминнары бар. Шулай ук күп кенә антиоксидантлары бар, алар ирекле радикалларның тискәре йогынтысын нейтральләштерә.
Җәй дәвамында 2-3 буын мокрица үзгәрә. Бер куакчыкта бик күп орлык өлгерә, бу аның тиз үсүен тәэмин итә.
Аннан ничек арынырга: төп ысуллары
Мульчирование - бу ысул бик күп чүп үләннәреннән арынырга мөмкинлек бирәчәк һәм мокрица – искәрмә түгел. Ул дым тоту максатыннан туфракны өеп каплауны һәм чүп үләннәре үсешенә каршылык тудыруны күз алдында тота. Теләмәгән үсемлекләрне бетерү өчен җиләк-җимешкә – картон һәм бакча культураларына печән кулланырга кирәк.
Мокрицаны юк итәбез
Утау туфракны йомшартырга да, чүп үләннәрен юк итәргә дә мөмкинлек бирә. Мокрицаның тамыр системасын юк итеп, бакчачы чүп үләннәре үсешен акырынайта һәм бакча культурасының үсүен яхшырта. Туфракны көпшәләндерә, нәтиҗәдә әле чыга гына башлаган мокрица үлә. Әгәр куаклар инде зур икән, бу ярдәм итмәячәк, чөнки инструментлар аныд тамырын бетерерлек дәрәҗәдә туфракка үтеп кермиләр.
Чүп үләннәрен химик матдәләр ярдәмендә дә юкка чыгарырга мөмкин. Бу вакытта культура үсемлекләрен саклау өчен, аларны алдан пленка белән ябалар. Эшкәртүне кисточка яки пульверизатор башкара.
Халык медицинасы чаралары шулай ук мокрицага каршы нәтиҗәле эшли. Чүп үләне сарымсак, сода, серкәдән курка. Сукмакларга тоз сибәргә була, бу кирәкмәгән үләннәрне юк итәчәк, әмма җиләк-җимеш культураларына зыян китермәячәк. Шулай ук түтәлләрне серкә һәм сүндерелгән сода белән сугарырга була. Уңайлы булсын өчен пульверизатор кулланырга кирәк.
Тәкъдим ителгән ысулларның теләсә-ниндиен кулланырга мөмкин. Чүп үләннәренә каршы көрәштә төп кагыйдә - аларны үз вакытында бетерү, югыйсә алар нык булып тарала һәм туфракны томалый һәм культура үсемлекләре үсешенә тискәре йогынты ясый.
Белгечләр киңәшләре
Тәҗрибәле фермерлар һәм агрономнардан өстәмә киңәшләр:
Мокрица юеш, әче туфракны ярата. Димәк, РH дәрәҗәсен үзгәртү өчен аңа известь (көл) өстәргә кирәк, шуның аркасында чүп үләне участокта таралудан туктаячак. Туфракка известь кертүне түтәлләрдә һәм алар тирәсендә әле көзен үк, кышлар алдыннан үткәрергә кирәк. Хәтта грунтта тамырлар яки орлыклар калса да, алар активлашмаячак. Процесс алдыннан грунт казырга һәм 1 квадрат метр җиргә 500-700 грамм исәбеннән сүндерелгән известь кертергә кирәк.
Көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – механик йогынты. Шул ук вакытта кораллар чүп үләннәрен түгел, ә аларның тамырын тулысынча бетерсен. Шуңа күрә кулларың белән йолкып алу яхшырак.
Мокрица белән көрәшүе кыен, әмма аның кайбер серләрен һәм үсеш үзенчәлекләрен белсәң мөмкин эш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев