Әтнә таңы

Бал балансыз да тәмле

Белә идегезме? Балан Әгәр авызга алып капсаң һәм теш арасына кертеп сытсаң, ачы җимеш авыз эчен өтеп ала. Шуңа күрә баланны кыраулар төшкәч җыялар. Гомәр ШАКИРОВ, Иске Җогып авылы Болгар патшасы Алмас бине Салки милади белән /яңа эра/ 921 елда Багдад хәлифәсе Әл-Моктәдир Биллаһигә хат язып, Болгарда мәсҗед кылып һәм...

Белә идегезме?

Балан

Әгәр авызга алып капсаң һәм теш арасына кертеп сытсаң, ачы җимеш авыз эчен өтеп ала. Шуңа күрә баланны кыраулар төшкәч җыялар.

Гомәр ШАКИРОВ,

Иске Җогып авылы

Реклама

Болгар патшасы Алмас бине Салки милади белән /яңа эра/ 921 елда Багдад хәлифәсе Әл-Моктәдир Биллаһигә хат язып, Болгарда мәсҗед кылып һәм үзенә ислам дине өйрәтерлек кеше җибәрүне сораган. Шушы гозерен үтәп, Багдад хәлифәсе Болгар дәүләтенә делегация җибәрә. Аның составында сәркатиб Ибне Фадлан дигән кеше дә була. Менә ул нәрсә яза: "Шәһәре Болгарга ике Фәрсәх ара калганда патша үзе чыгып каршы алды. Безгә күзе төшкәч, Ходага шөкер итеп сәҗдә кылды. Җиңе эчендә тәңкәләре бар иде. Безгә аны чәчте. Без анда 310 (922) ел мөхәррәм аеның уникесендә, якшәмбе көн килеп җиттек. Ашап туйганнан соң патша бал сорап алды. Аны "сәҗү", диләр. Үзе дә эчте, без дә эчтек. Тагын Ибне Фадлан болай ди: "Аларның бик әче җимешләре бар...

Менә шушы Ибне Фадлан әйткән әче җимеш безнең якларда үсә торгна балан яки миләш түгел микән?

Балан - ул зелпәчәләр семьялыгына керүче күпьеллык үсемлек. Үзе куак, биеклеге -2-3 метр, хәтта кайбер урыннарда биш метрга җитәргә мөмкин. Яфраклары кара-каршы урнашкан, аерчалы.Чәчәкләре ак яки аксыл төстә. Алар чук-чук булып бергә җыелып үсәләр. Уртадагы чәчәкләр ваграк һәм аларда таж яфраклары һәм жимшән була. Кырыйдагылары эре, аларда бары таҗ гына була. Кырыйдагы кысыр чәчәкләр серкәләнү өчен бөҗәкләрне чакырып торалар. Халыкта шундый әйтем, сынамыш яши, "Язын балан чәчәк аткач кыраулар инде булмый". Баланның җимешләре сентябрь аенда өлгерәләр. Алар ялтырап торган кызыл төстә, каты төшле. Әгәр авызга алып капсаң һәм теш арасына кертеп сытсаң, ачы җимеш авыз эчен өтеп ала. Шуңа күрә баланны кыраулар төшкәч җыялар. Кыраулар суыгы аның ачылыгын күпмедер дәрәҗәдә киметә.

Агачта бик озак тотарга ярамый. Чөнки көзге якта тундра якларыннан килгән миләш чыпчыклары өчен менә дигән ризык ул. Аларның да тукланасы бар. Халык медицинасында баланның җимешләреннән дә кайрысыннан да файдаланалар. Кайрысын яз көне кәүсәдә сок йөри башлаганда алалар. Кайрыдан ясалган төнәтмәне кан туктату өчен кулланалар. Шулай ук көҗән җыерганда ярдәм итә. Ә җимешләре ашказаны җәрәхәте, салкын тигәндә, бал белән туглап экзема булганда сөртелә.

Балан бәлешен кайсыгызның ашап караганы юк, тәмен хәтерлисездер. Әчкелтем, авызга үзенә күрә аерым бер тәм бирә. Аннан морс, варенье ясыйлар. Баланны үсентеләрдән дә, орлыктан да үстереп була. Балан үзе халык авыз иҗатына кереп калган. Балан бал белән тәмле, бал балансыз да тәмле. Шомырт чәчәк атканда кызлар җилкенә, балан чәчәк аткан вакытта балык сикерә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: