Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала 20 минут балконда асылынып торган

Шушы көннәрдә дүртенче каттагы балконнан ике яшьлек сабый егылып төшкән.

Һәм исән калган. Аны Үзбәкстаннан килеп, шушы Подольск шәһәрендә коммуналь хезмәтләрдә эшләүче ике егет юрганга тоткан.

Караучысыз калган бала балкон аша чыга һәм 20 минут буе кулларында эленеп тора, аяклары белән балкон тимеренә ябышырга тырыша. Үзе бертуктаусыз әнисен чакыра. Арыгач, кулларын ычкындырып, аска оча...

Сабыйның балконда асылынып торуын күргән кешеләр бу вакытта аңа аста юрган сузып тора. Һәм бала исән кала. Җитәкчеләре әлеге егетләрне бүләкләргә җыена.

21 яшьлек ана бу вакытта өйдә исереп йоклаган. Аның ишеген ватып кергәннәр. Янында бер яшьлек икенче баласы да булган...

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Bala-20-minut-balkonda-asilinip-torgan-379562/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев