Әтнә таңы

Бала җанлы шагыйрьгә - 85

16 гыйнвар - Балалар шагыйре, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1984), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1973), Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1998) Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның тууына 85ел (16.1933 - 12.02.2002) тулу уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныйфлар белән "Бала җанлы шагыйрь" исемле әдәби кичә үткәрелде. Китап күргәзмәсе куелды. Кичәдә...

16 гыйнвар - Балалар шагыйре, ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1984), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1973), Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1998) Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиковның тууына 85ел (16.1933 - 12.02.2002) тулу уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныйфлар белән "Бала җанлы шагыйрь" исемле әдәби кичә үткәрелде.

Китап күргәзмәсе куелды. Кичәдә 15 укучы катнашты. Кичә барышында шагыйрьнең 1969 елда басылып чыккан "Йолдызлар ничәү?" исемле беренче китабы да күрсәтелде. Чембулат мәктәбенә бүләк итеп бирелгән бу култамгалы китап сакланган. Авторның башка китаплары да китапханәдә үз урынын алып тора. Кичә барышында шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде, табышмакларын да укыдык. Бу хакта Яңа Шашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Корбанова хәбәр итте.

Иң гадел дус

Реклама

Әйтә алмыйм, ниндидер ул
Синең өчен?
Яхшы китап - иң гадел дус
Минем өчен:
Күзгә карап әйтә миңа
Иң дөресен,
Ачып сала серләренең
Бөтенесен.
Яратмасаң - үпкәләми,
Алдашмый да…
Аның белән дус булганнар
Адашмыйлар.

Укытучым

Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле
Шат йөзле укытучым,-
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул - минем укытучым.

Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса - көенә…
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә
Кадерле укытучым,-
Аннан галим беркем дә
Юк сыман шуның өчен.
Ул - минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым,-
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул - минем укытучым!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: