Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала гына түгел, үзең дә үләргә мөмкинсең..."

Абдуллиннар икенче балаларын алып кайту турында берничә ел хыяллана. Көтмәгәндә Гөлнара инсульт кичерә, катлаулы операция ясыйлар. Табиблар балага узарга ярамый дип, өметләрен өзә. Әмма тугыз айдан соң сау-сәламәт кыз бала туа! Бәхетле әни моны "Аллаһ могҗизасы һәм табибларның эшләрен җиренә җиткереп эшләве" дип бәяли. «Мин озак вакыт йөккә уза алмадым,...

Абдуллиннар икенче балаларын алып кайту турында берничә ел хыяллана. Көтмәгәндә Гөлнара инсульт кичерә, катлаулы операция ясыйлар. Табиблар балага узарга ярамый дип, өметләрен өзә. Әмма тугыз айдан соң сау-сәламәт кыз бала туа! Бәхетле әни моны "Аллаһ могҗизасы һәм табибларның эшләрен җиренә җиткереп эшләве" дип бәяли.

«Мин озак вакыт йөккә уза алмадым, ләкин көннәрдән бер көнне биш атналык авырым бар икәнен белдем», - дип, бәхетле мизгелләрен исенә төшерә Гөлнара Абдуллина.

Ханым 6 ел дәвамында балага уза алмый. Барлык медицина күрсәткечләре буенча Гөлнара сау-сәламәт була, ләкин бала алып кайтырга бик теләсәләр дә, алар әти-әни булу бәхетенә ирешә алмыйлар.

2016 елның язында 36 яшьлек Гөлнара Абдуллина ишемия инсульты кичерә.

«Сул күзем күрми башлады, күзләрем томалана иде, барысы да шуннан башланды. Күз табибына мөрәҗәгать иттем, ул мине нейрохирургка җибәрде. Неврологка күрендем, баш миенә МРТ ясаттым. Баш миендә бик зур аневризма булуы ачыкланды, инсульт килеп чыгуга шул сәбәп булган да инде. Шуннан соң мине МКДЦга җибәрделәр. 6 майда операция ясадылар», - дип сөйләде Гөлнара ханым.

Баш мие тамырлары аневризмасы - мидәге кан тамырының кабарып чыгуы, ул бик тиз үсә һәм кан белән тула. Табиблар әйтүенчә, иң куркынычы - аневризманың шартлавы. Бу баш миенә кан савуны китереп чыгара. Кан тамырлары аневризмасы баш миенең теләсә кайсы өлешендә килеп чыгарга мөмкин.

"Операция сәгать ярым барды, бер атна чамасы хастаханәдә яткач, өйгә чыгардылар. Июньдә сәламәтлегемә зарланмадым. Ә июль аенда йөкле икәнемне белдем - балага биш атна иде. №3 хатын-кызлар консультациясенә бардым, аннан мине Казанның башка хастаханәсенә табиблар консилиумына җибәрделәр», - дип сөйли Гөлнара.

Табиблар әйтүенчә, Гөлнарада табылган аневризма бик зур була, аны "критик размерда" дип бәялиләр. №3 хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе Луиза Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, мондый зур аневризма вакытында йөккә узган хатын-кызларны очратканы булмаган.

"Минем 22 еллык тәҗрибәм бар. Ләкин мондый хәлгә беркайчан да тарыганым булмады, шундый зур аневризма белән операция ясаткан хатын-кызның минем пациентлар арасында булганы юк иде. Гомумән алганда, бу йөклелек бик куркыныч. Бала өчен дә, әни кеше өчен дә куркыныч. Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы буенча да, аек акыл белән эш иткәндә дә балага узу һәм аны күтәрү тыела. Йөклелекне өзәргә кушылган иде», - дип аңлатты Луиза Шәйхетдинова.

Табиблар җыйган консилиумда Гөлнарага йөклелекне өзәргә киңәш ителә. Әмма ул аборт ясатудан баш тарта.

"Без аның белән сөйләштек. Хәтта ирен дә чакырдым. Җаваплылык турында, хәтта бу йөклелекнең аның гомерен өзәргә мөмкин икәнен дә аңлаттым. Ханым, Аллаһ ярдәменә ышанганын әйтте, үзенең икенче бала табасы килгәнен һәм моны алты ел көткәнен әйтте. Гафу үтенеп: «Теләсә нәрсә эшләгез, ләкин мин барыбер баланы табам» диде. Аны атна саен чакырдык, сөйләштек, хәтта әти-әнисен дә чакырдык», - дип сөйли табибә ханым...

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru

Фото: Илнар Төхбәтов

Тулысы белән укырга: http://intertat.tatar/society/bala-gyna-t-gel-ze-d-l-rg-m-mkinse-kurkynych-diagnoz-kuelgan-g-lnara-nichek-ni-bulgan-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев