Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала ник компьютер каршында

Бүген иртәдән чалт иткән аяз, азрак салкынча булса да, җилсез көн үзенә дәште. Бик күпләр моннан файдаланып калырга тырышты да. Сүз уңаеннан мул карлы, мондый тыныч ял көне быел беренче тапкыр булды. Ниһаять, беренче чаңгы юллары да барлыкка килде. Мондый көнгә, замана таләбе дип көне-төне компьютер каршында утырырга мәҗбүр булган...

Бүген иртәдән чалт иткән аяз, азрак салкынча булса да, җилсез көн үзенә дәште.

Бик күпләр моннан файдаланып калырга тырышты да. Сүз уңаеннан мул карлы, мондый тыныч ял көне быел беренче тапкыр булды. Ниһаять, беренче чаңгы юллары да барлыкка килде. Мондый көнгә, замана таләбе дип көне-төне компьютер каршында утырырга мәҗбүр булган бала-чага аеруча куанды. Хәзерге яшьләр урамга чыкмый алар, гел монитор каршында дигән булалар. Бөтенләй дә дөрес фикер түгел. Уйлап карыйк әле, җәмгыятебез үзе үк баланы компьютер каршында утырырга мәҗбүр итә түгелме? Балалар бакчасыннан башлап, мәктәптә дә бөтен өй эшләре компьютер белән бәйле. Бар әлбәттә, 10-15 процентка әти-әни дә, балалар үзләре дә гаепле. Әмма балаларның бик зур күпчелеге тик торганда гына компьютер каршына килеп утырмый. Югарыдагылар бөтен тормышыбызны әнә шул "әрҗә"гә бәйләделәр дә куйдылар...

Ә бүгенге көнгә килсәк, балаларны урамнан алып кереп булмый. Куана-куана шуалар. Өй эше бирмәгез балага, бирсәгез дә компьютер белән бәйле булмасын. Шуннан алар урамда да уйнарлар, әти-әнигә дә булышырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев