Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала пособиеләре артты - “Әтнә таңы”

1 гыйнвардан балалы гражданнарга бирелүче пособиеләр күләме арта: әлеге акча күләме 5,5 процентка индексацияләнә. Россия Социаль иминләштерү фондының төбәк бүлеге хәбәр иткәнчә, ел башыннан йөкле вакытта сәламәтлек саклау оешмаларында иртә срокта исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 543 сум 67 тиен булачак. Бала тугач бер мәртәбә бирелә...

1 гыйнвардан балалы гражданнарга бирелүче пособиеләр күләме арта: әлеге акча күләме 5,5 процентка индексацияләнә. Россия Социаль иминләштерү фондының төбәк бүлеге хәбәр иткәнчә, ел башыннан йөкле вакытта сәламәтлек саклау оешмаларында иртә срокта исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 543 сум 67 тиен булачак. Бала тугач бер мәртәбә бирелә торган акча - 14 мең 497 сум 80 тиенгә күтәрелде. Беренче баланы караган өчен айлык пособиенең минималь күләме - 2718 сум 34 тиен. Икенче һәм аннан соңгы балаларны тәрбияләгән өчен айлык минималь пособие күләме - 5436 сум 67 тиен булачак. Айлык пособие исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакының максималь күләме ел башыннан 1632 сум 88 тиен итеп билгеләнә. Шулай итеп, бала караган өчен 2015 елда максималь пособие 19 мең 855 сум 82 тиен күләмендә түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев