Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала пособиеләренә түләү артачак

2014 елда балалар пособиесе 5 процентка артачак - бу турыда РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә. Шул рәвешле, киләсе елда баланы яшь ярымга кадәр караган өчен түләүләр 2 мең 600 сумга тигез булачак. Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен әниләргә 5 мең 200 сум түләнәчәк. Йөклелек...

2014 елда балалар пособиесе 5 процентка артачак - бу турыда РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә.

Шул рәвешле, киләсе елда баланы яшь ярымга кадәр караган өчен түләүләр 2 мең 600 сумга тигез булачак. Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен әниләргә 5 мең 200 сум түләнәчәк. Йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирә торган пособиене дә арттырырга вәгъдә итәләр. 2014 елның гыйнварыннан бу төр түләүләр 13 мең 700 сум булачак.
Болардан тыш, киләсе елда социаль иминиятләштерү кысаларында түләнә торган пособиеләрнең дә артуы көтелә. Йөклелек һәм бала табу буенча пособие, билгеле булганча, бала тапканчыга кадәр 70 һәм бала тапкач 70 көн өчен түләнә. Декрет ялында булган әни кешегә баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен иминиятләштерелгән хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә торган пособие якынча 18 мең сумга кадәр күтәреләчәк.
Билгеле булганча, 2014 елда ана капиталының да артуы көтелә. Ул 429,4 мең сумга тигезләшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посо