Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала тапкан өчен өстәмә акча түлиләр

Бу түләүләр авылда һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче хатын-кызларга бирелә.

Быел Татарстанда авылда яшәүче 1 928 хатын-кыз яңа туган балалар өчен бер тапкыр түләнә торган акча алган. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Болар Татарстан авылларында яшәүче, беренче бала тапкан 1 584 хатын-кыз, шулай ук гаиләләрендә өченче яки аннан соңгы балалары туган 344 хатын-кыз.

«Авылда яшәүче, 25 яшькә кадәрге әниләр беренче балалары тугач дәүләттән өстәмә 50 мең акча ала. 29 яшькә кадәрге әниләр өченче һәм аннан соң туган һәр балага 100 мең сум ала. Бу түләүләр авылда яки шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче хатын-кызларга бирелә», — диделәр министрлыкта.

Бу программа гамәлгә кертелгәннән бирле, республикада авылда яшәүче 5 201 хатын-кыз беренче бала өчен түләү алган, ә авылда яшәүче 1 050 әнигә өченче бала тапкан өчен акча бирелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-10-2020/tatarstan-avyllarynda-yash-che-1-9-me-hatyn-kyz-bala-tapkan-chen-st-m-t-l-algan-5779038

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев