Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачакка кайттым

Элек һәм хәзер Беренче сентябрь көнне авылымның башлангыч сыйныф укучылары, алар алты укучы, әти-әниләр, әбиләр без дә бәйрәмгә барган идек. Менә шул чара кисәк кенә балачакка алып китте. Мәктәбебез уку елына тулы хәзерлек белән кергән. Укытучыбыз Гөлсинә Гайфуллина барыбызны шатланып каршы алды. Балаларның матур итеп шигырь сөйләүләренә, җырлауларына сокланып утырдык....

Элек һәм хәзер
Беренче сентябрь көнне авылымның башлангыч сыйныф укучылары, алар алты укучы, әти-әниләр, әбиләр без дә бәйрәмгә барган идек. Менә шул чара кисәк кенә балачакка алып китте.

Мәктәбебез уку елына тулы хәзерлек белән кергән. Укытучыбыз Гөлсинә Гайфуллина барыбызны шатланып каршы алды. Балаларның матур итеп шигырь сөйләүләренә, җырлауларына сокланып утырдык. Укучыларның тырышлыгында укытучыларының роле бик зур. Концерттан соң, әти-әниләр, әбиләр, без дә беренче сентябрь һәм беренче укытучыларыбыз турында сөйләдек. Сөййләдек тә кайттык, тик менә шул үткәннәремне гел уйлап йөрим. Бүгенгенең кадерен белер өчен газетага да язарга булдым.
Мин 1945 елның беренче сентябрендә Олы Өшкәтә башлангыч мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Әнием чәчәкле материалдан тегеп биргән букчама "Әлифба"мны, зур кара савытын салып, мәктәпкә киттем. Укытучы апа бер дәфтәрне урталай кисеп, яртышар карандаш таратып чыкты. Ә өйдә язу өчен табаклы сары кәгазь, аның белән хәзер әйберләр генә төрәләр. Бер класста 25 бала идек. Укуымны яңа елдан соң Олы Бәрәскә җидееллык мәктәбенең беренче классында дәвам иттем. Беренче укытучым Гыйльмиева Гаффә апа иде. Партадаш дустым Садриева Назгөл белән алтынчы класска кадәр бергә утырдык. Аның белән хәбәрләшеп торабыз. Классташларымның күбесе мәрхүмнәр инде.
Безнең уку белән хәзерге балаларның укуын чагыштыра торган да түгел. Мөмкинлекләр зур, катлаулыгы да бар. Интернет заманасы. Сау-сәламәт булып укып, укытучылар эшләп торсыннар. Ходай һәркайсына мидәт-куәт бирсен. Юл булмау гына интектерә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бишенче класска Кушлавыч тугызьеллык мәктәбенә укырга бару өчен, 4-5 километр араны үтәргә кирәк. Мәктәбебез Комыргуҗа унберьеллык мәктәбе кустына караса да, алар балаларны кабул итмиләр. Иң элек - юл, аннан соң интернат юк. Безнең замандагы юклыкны аңлап та була, ә бу балаларга рәхәт чор туры килсә дә интегергә кирәк. Хөкүмәт тә кайгыртмый аларны... Ике оныгым да шулай йөреп укып, Олы Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын яхшы билгеләренә генә тәмамладылар. Менә тагын икесе 6 - 7 класста укыйлар, укулары яхшы, Гөлсинә апаларының йөзенә кызыллык китермиләр. Язгы-көзге пычракта 5-6 килолы сумканы асып, зур резин итекләр белән сәгать иртәнге 6 да юлга чыгалар. Кыш көннәрендә - чаңгы белән балалар юлда, ә без урамга чыгарга куркып утырабыз. Юлда ни булмас, этләр дә чыккалады. Әле ярый телефон бар. Әниләр юлга чыгып, укытучылар каршы килеп, балаларны этләрдән саклап алып калдылар. Ә без, әбиләр, укып, Ходайдан сорап утырудан башка берни эшли алмыйбыз. Укып бетергәч, авылда каласылары килсә дә, читкә китәргә мәҗбүрләр. Ә бит бик сәләтлеләре дә бар араларында. Сәнгатьне дә яраталар. Үзләре тырышлыклары белән, клуб булмагач, Яңа Әтнә авыл клубына йөрергә мәҗбүрләр. Аларның чыгышларын карарга, олы яшьтә булсак та, без дә барып карадык. Шушы рәхәт заманда күңелләр китек, алар өчен йөрәк әрни.
Үткәннәргә күз салсак, хәзергесенә шөкер итеп яшәргә генә кирәк, югыйсә. Мичкә ягарга әрем җыясы, ерактан су ташыйсы да юк. Бар да бар, шәһәр тормыышыннан бер дә ким түгел. Тик күңел һаман да яхшылык көтә. Җитәкчеләребезгә сабырлык, тырышлык, сайланган депутатларыбыз исән-сау булып, безнең хакта да онытмасыннар иде дип әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев