Әтнә таңы

Балачакта күргәннәрем - "Әтнә таңы"

Мин ата йөзе күрмәгән сугыш ятимәсе. Сугыш безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде, әтием Җиһаншин Гаптрахман Җиһанша улы 1902 елда туган. Әтинең бертуган энесе һәм дә бертуган апабызның ире сугышта ятып кала. Сугыш арты еллары, безнең шикелле әтисез, туган-тумачасыз, әнисе чирле, гарип балаларга тормыш аеруча авыр булды. Аны сөйләп язып бетерә...

Мин ата йөзе күрмәгән сугыш ятимәсе. Сугыш безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде, әтием Җиһаншин Гаптрахман Җиһанша улы 1902 елда туган. Әтинең бертуган энесе һәм дә бертуган апабызның ире сугышта ятып кала. Сугыш арты еллары, безнең шикелле әтисез, туган-тумачасыз, әнисе чирле, гарип балаларга тормыш аеруча авыр булды. Аны сөйләп язып бетерә торган түгел. Яз көне, ашарга юк, ач килеш бакчаның бераз җирен китмәнләдек, булган бәрәңгене утырттык. Калган җирне күршеләр: "Күңелсез калмасын", - дип, китмәнләп бетерделәр. Рәхмәт аларга. Алар инде юк, урыннары оҗмахта булсын. Ашарга, ягарга юк. Уйныйсы да, урамда йөрисе дә килми, кибеткә табан төшәм. Шунда каршыма Латыйфа әби чыкты. "Кызым, ашарыгызга юк, дип әйтәләр. Утыртканнан калган бәрәңге бар, әниең төшсен әле", - ди. "Юк, әби, килә алмый ул, төне буе авыртып чыкты - аягы сызлый, - дим. - Үземә бир, алып кайтам". Латыйфа әби ярты сумка бәрәңге һәм бик зур итеп кискән ипи биреп, мине бераз җир озатты. "Кызым, бу әйберләрне мин биргәнне берәүгә дә әйтмә", - диде. Чөнки аның кияве колхоз рәисе... Мин бик куанып өйгә кайттым, әни белән чәй эчтек. Әни белән үзебездән ерак түгел булган көтү яткылыгыннан кипкән сыер тизәге җыеп кайтып, теге бәрәңгене пешерергә булдык. Шунда киттек. Безнең аста яшелчәләр иде, хатын-кызлар чыр-чу килеп: "Бүре!" - дип кычкыралар. Чиләккә көрәк белән сугалар. Әнием артка чикте, ни күрик, алдыбыздагы кечкенә ермакның бер ягында - бүре, икенче ягында - икенчесе. Әни минем кулымнан тотты да, икебез бергә артка таба чигендек. "Әй, адәм балалары, бик күп сыналдыгыз, тагын күпме сынаулар узасыгыз бардыр", дигән сыман ава-түнә, анда-санда очкан каргаларга ияреп китеп бардылар. Без дә иркен сулып, үзебезнең юлны дәвам иттек. Әни үзенең култык астына кыстырып килгән капчыкның берсен алып аска төшеп киттем. Кипкән сыер тизәге күп иде. Мин сөенеп хәйран күп итеп капчыкка салдым да, әнигә алып менеп бирдем. Икенчесен үземә җыярга дип, кабат аска йөгердем. Әни өстән мине күзәтә. Әни шулчак: "Бүре!" - дип кычкырды. "Кычкырма, әни, бүрене куркытасың, - дим. - Ул Камәр әбигә дә тимәгән, сарыкны гына алып киткән". Үзем тиз генә биш-алты кисәк тизәк салып, әни янына мендем. Әни мине кочаклап: "Һәй, балам, бер дә курка белмисең, башка бармабыз инде", - диде. Миңа бу вакытта 11-12 яшьләр тирәсе иде. Әниебез бик күп авырлыклар күргән, карт әтисен, әнисен һәм бер абыйсын кулак санап Себергә куалар. Әтиебез сугышта һәлак була. Өстәвенә, бер-бер артлы балалары вафат була. Шулай да төшенкелеккә бирелмәде ул, биш вакыт намаз укыды. Үзенең күргәннәрен бер дәфтәргә язып барды: күп иде аның язмалары, саклый алмадык. 1965 елда янгын чыгып, бөтен документлар янып бетте. Шулай да әтиемнең 72 ел элек килгән бер хаты сандык төбендә саклана. Ул анда: "Латвия җиренә таба барабыз, дошманны бик каты куабыз. Бу хаттан соң башка килмәсә, догаңнан калдырма", - дигән. 1944 елның гыйнвар аенда үлгән хәбәре килә. Гомерем буе әтиләре сугыштан кайткан иптәшләремә кызыгып гомер иттем. Аларның кияргә киемнәре бар иде, сүзләре - өстен, ягарга - утыннары, ашарга ипиләре булды. Без күргәннәрне, балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен. Шулай мул тормышта яшәсеннәр. "Амин" дигән теләктә калам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: