Балакаем, булма йөрәк ярам...
Катлаулы заманда яшибез. Һаман да каядыр ашыгабыз, нәрсәгәдер өлгерергә тырышабыз. Ашкынулы тормыш агышында еш кына якыннарыбызның күңел халәтен - ни белән яшәүләрен, омтылышларын ишетми, күрми калабыз. Ә иң аянычы - безнең ваемсызлык еш кына балаларыбыз өстендә кара болыт булып куера. Саннарга күз салсаң - имәнеп китәрлек. Соңгы ун елда республикабызда...
Катлаулы заманда яшибез. Һаман да каядыр ашыгабыз, нәрсәгәдер өлгерергә тырышабыз. Ашкынулы тормыш агышында еш кына якыннарыбызның күңел халәтен - ни белән яшәүләрен, омтылышларын ишетми, күрми калабыз. Ә иң аянычы - безнең ваемсызлык еш кына балаларыбыз өстендә кара болыт булып куера.
Саннарга күз салсаң - имәнеп китәрлек. Соңгы ун елда республикабызда гына да ике йөздән артык яшүсмер үз- үзенә кул салган. Узган 2017 елда исә 13 яшүсмер шушы юл белән дөньядан киткән. Сигез очракта бу егетләр, ә биш очрагы кызлар белән бәйле. Инде яшьләренә күз салсак, алар арасында бер генә бала 11 яшьлек, калганнары 14 яшьне узган. Тагын 53 очракта үсмерләр үз- үзләренә кул салырга теләп тә, нинди дә булса сәбәпләр белән тукталып калган. Нәрсә бу? Кая бара бу дөнья?
Балалар үлеменә нәрсә сәбәпче
Белгечләр фикеренчә, фаҗиганең төп сәбәбе булып, баланың авыр социаль- психологик халәте, шәхес ара бәйләнешләр, баланың мораль- рухи үсеше барышында ярдәм күрсәтелмәү, аның проблемаларын аңларга теләмәү тора. Ә бит үз-үзенә кул салырга уйлаган яшүсмерләрнең барысы да моңа алдан ук әзерләнгән. Моның шулай икәнлеген Татарстан прокуратурасыннан алынган мәгълүматлар да раслый. Игътибар итегез, үз теләге белән дөньядан киткән балаларның 70 проценты тулы гаиләләрдә яшәгән, социаль яктан имин булмаган бала буларак профилактик исәптә тормаган һәм матди яктан кыенлыклар кичермәгән. Бу уңайдан, тәҗрибәле психологлар бала үлемендә гаепне бары тик әти- әниләр җилкәсенә кайтарып калдыруны дөрес түгел дип саный. Алар фикеренчә, хәзерге агрессив тирәлектә балага тәрбия бирү белән бары тик әти-әниләр генә шөгыльләнә алмый. Монда мәктәпнең педагогик составы бик зур роль уйный. Мәктәптә психолог булса, тагын да яхшырак. Укучылар белән стресска каршы торучанлык һәм психологик проблемаларны тикшерү буенча тест үткәрү куркыныч бармы юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итә. Психолог теләге булган әти- әниләр арасында балалар белән үзара бәйләнешне ачыклау өчен анкета да яздыра ала. Тик менә педагог- психологлар гына җитешми. Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, бу бүгенге көндә мәктәпнең иң зур проблемасы.
Чаң сугабыз, әмма инде соң була
Балаларның мәгълүмати куркынычысызлыгын тәэмин итү турындагы чараларга багышлап уздырылган видеоконференциядә Татарстан премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев әнә шулай дип белдерде. Республика Тикшерү комитетының җитәкче урынбасары Владимир Циоманың балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары белән бәйле чыгышын тыңлаганнан соң әйтелгән бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Чыгыш барышында Циома шул очраклар белән бәйле фактларга тукталып узылды. Үз- үзенә кул салырга уйлаган 13 яшьлек бала , мәсәлән, үги әти тарафыннан гел кыерсытылган. Бала бу хакта мәктәптә берничә тапкыр әйткән. Әмма аның сүзләренә колак салучы булмаган. Нәтиҗә - фаҗига булырга бер адым. Белем бирү белән бәйле рәвештә, балага артык басым ясауның үлемгә китерү очраклары да байтак. Ә баланың кәефе булмауга, укуга теләге юклыкка, гомумән, аның рухи халәтенә берәү дә игътибар итмәгән. Еш кына бу балалар "ВШУ"( внутришкольный учет) да тормаган. Владимир Циома шулай ук үз теләге белән үлемгә барган балалар белем алган уку йортларының җаваплы затларына карата җәзаның бик катгый булмавын да ассызыклады." Бик еш андыйларны хәтта вазыйфаларыннан азат итүне дә кирәк дип тапмыйлар", - диде ул
Гаилә белән мәктәпнең үзара тыгыз бәйләнештә булуы гына бу проблеманы чишүдә төп роль уйный ала. Монда "элек шулай иде, болай иде", - дип мисаллар китерү дә урынсыз. Баланың үз- үзенә кул салу очрагы турында ул вакытларда ишеткән дә булмады. Бу - башлыча, заман чире. Наркотиклар, спиртлы эчемлекләр куллану да, интернет уеннар белән мавыгу да үз ролен уйнамыйча калмый. Элек гаебе булган баланы бөтен мәктәп каршына чыгарып сүгү үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып, моннан бала сабак алса, бүген болай кылану баланың психикасына зур зыян китерергә, ахыры бөтенләй аяныч булырга мөмкин. Бу бигрәк тә күчеш чоры белән бәйле. Укытучының да бераз психологияне белүе, балага шәхес буларак каравы кирәк. Балалар белән эшләүдә зур тәҗрибәгә ия танышым китергән бер очрак истә. Ялгыш, бүтәннәр белән беррәттән бер гаепсез баланы да ачулануын әйткән иде ул. Әмма тәҗрибәле педагог үзендә ул баладан гафу үтенергә көч тапкан. "Һәм мин моны түбәнсенү дип кабул итмәдем, киресенчә, бала белән уртак тел табуга ярдәм итте бу хәл", - диде ул. "Баланың дөньядан үз теләге белән китүен - "ул үзе гаепле",- дип кабул итү - бу безнеңчә түгел.Без сакламаган, без гаепле - әти- әниләр, укытучылар, өлкән кешеләр. Бала авырлыклардан чыгу юлы буларак үлемне сайларга тиеш түгел"... Васил Шәйхразиевның бу сүзләрен берәү дә истән чыгармасын иде. Иң кадерле, иң кыйммәтлесе - бала гомере.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев