Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар авырый, саклагыз!

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр республикада 16 мең 680 кешенең ОРВИ белән авыруы теркәлгән. Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны артып киткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 29 гыйнвардан 4 февральгә...

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан

29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр республикада 16 мең 680 кешенең ОРВИ белән авыруы теркәлгән.

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны артып киткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр республикада 16 мең 680 кешенең ОРВИ белән авыруы теркәлгән. Бер атна элек авыручылар саны бары 15 мең генә булган.Белгечләр төбәктә авыру дәрәҗәсе эпидемиологик баскычтан 13,8 процентка түбән, дип белдерә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/05/157446/

Районыбызда 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәрге аралыкта 64 ОРВИ белән чирләүче теркәлгән.

Шуның 55е - балалар. Стационарда дәваланучылары да булган. 9ы- олы кешеләр. Бу әле табибларга мөрәҗәгать иткәне.

- Элеккечә мәктәпләрдә, тухникумда , балалар бакчаларында фильтрлар дәвам итә. Һәр бала фельдшер тарафыннан тикшерелеп кертелә. Көннәр җылынды, вирус үрчи торган чор, саклану чараларын күрсәгез начар булмас, кулларыгызны ешрак сабын белән юыгыз, кешеләр күп җыйнала торган җиргә балаларыгыз белән бармаска тырышыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, витаминлы ризыклар белән тукланыгыз. Маскалар турында да онытмагыз...- дип кисәтә район больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев