Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яшел ут" җиңүчеләре “Ел тәрбиячесе-2018” бәйгесендә бүләкләнәчәк

Мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар балаларны замана үзгәрешләрен җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә, белем бирергә тырышалар. Бүгенге көндә районыбыз мәктәпләре, балалар бакчалары федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру буенча эзлекле эш алып барып, аның төп принципларыннан булган балалар бакчалары һәм башлангыч...

Мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар балаларны замана үзгәрешләрен җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә, белем бирергә тырышалар. Бүгенге көндә районыбыз мәктәпләре, балалар бакчалары федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру буенча эзлекле эш алып барып, аның төп принципларыннан булган балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп эшчәнлегендә дәвамчанлык мәсьәләләренә тукталып, төрле киңәшмәләр, семинарлар үткәрәләр. Чөнки балаларның мәктәптәге өлгерешләре аларның балалар бакчасында алган белем-тәрбияләренә нигезләнә.

Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында булган семинар да менә шул эшчәнлекне күздә тотып оештырылган. Әлеге чарада районыбыз тәрбиячеләре белән берлектә психолог Лидия Фазылҗанова, башлангыч сыйныф укытучысы Руфинә Тәлгать кызы Галимҗанова да катнашты. Алар балалар бакчасында барган ачык дәресләрне карап, нәтиҗә ясадылар, уңай тәҗрибәләрне билгеләделәр.

Олы Әтнәнең "Бәләкәч" балалар бакчасында районыбыз балаларының рәсемнәреннән оештырылган "Мин кышны ясыйм" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсенә бәя бирделәр. 2-4, 5-7 яшьлекләр арасында бер җиңүче, өч призерны билгеләделәр.

Тәрбиячеләребез шулай ук "Яшел ут" бәйгесендә дә актив катнаштылар. 22 тәрбияченең эшенә нәтиҗә ясап, өч тәрбиячегә өч урын билгеләнде . Әлегә аларның исеме сер булып калсын. Тиздән булачак "Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенең финал өлешендә бу бәйге җиңүчеләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре бүләкләячәк.

Бүгенге көндә тәрбиячеләребез "Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенә әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев