Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчасында бер кенчкенә малай вафат булган

Самара өлкәсендә бала балалар бакчасында үлә. Бу хакта региональ тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерү органнары мәгълүматлары буенча, фаҗига 15 октябрьдә булган. Дүрт яшьлек малай конструктор детальләре белән кылкынган дип фаразлана. Баланы коткарып булмый.

"Бу факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең  районара тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү эше башланды, аның кысаларында суд – медицина тикшеренүе билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", - дип хәбәр иттеләр тикшерүчеләр.

Чыганак: https://moyalmetevsk.ru/news/view/2348/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев