Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар ник агуланган

Кукмаралылар нәрсәдән агуланган? Безгә дә бу янамыймы? Кукмара районы хастаханәсендә ротавирус инфекциясенә охшаш билгеләр белән хастаханәгә китерелгән 25 кеше дәвалана. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров хәбәр иткән. Прокурор Кукмарада А. М. Булатов исемендәге күп профильле лицей укучыларының массакүләм төстә госпитализацияләнүе буенча тикшерү оештырылганын әйтте. Аның...

Кукмаралылар нәрсәдән агуланган? Безгә дә бу янамыймы?

Кукмара районы хастаханәсендә ротавирус инфекциясенә охшаш билгеләр белән хастаханәгә китерелгән 25 кеше дәвалана. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров хәбәр иткән.

Прокурор Кукмарада А. М. Булатов исемендәге күп профильле лицей укучыларының массакүләм төстә госпитализацияләнүе буенча тикшерү оештырылганын әйтте. Аның әйтүенчә, кичә төнлә эчәк инфекциясенә шик булган 8-17 яшьтәге балигъ булмаган 14 бала госпитализацияләнгән. Бүген иртән һәм көндез тагын 11 кеше хастаханәгә салына. Аларның унысы бала, берсе олы кеше. Шулай итеп, Ришат Шакиров сүзләренчә, хәзерге вакытта хастаханәдә 25 кеше ята. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

"Без оештырган тикшерү барышында тукландыруны лицей администрациясе тәэмин иткәне ачыкланды. Район покуратурасы, Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә, балаларны ашатуны оештыруда закон үтәлешен тикшерү һәм ризык әзерләү технологиясен контрольдә тоту өчен урынга чыгып тикшерү үткәрә. Шулай ук, азык әзерләү өчен кулланыла торган чимал сыйфаты, аны саклау шартлары һәм вакытын, ярымфабрикатларны саклау тәртибе, азык-төлек блогы хезмәткәрләренең санитария таләпләрен һәм шәхси гигиена таләпләрен үтәлеше тикшерелә. Тикшерү тәмамлангач, аның нәтиҗәләре буенча гаепле затларның гамәлләренә хокукый бәяләмә биреләчәк һәм тиешле чаралар күреләчәк", - дип белдерде Ришат Шакиров.

Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/18963

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев