Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар уен мәйданчыгында - фаҗига

1 августта балалары уен мәйданчыгында фаҗигале хәл булган: җиде яшьлек кыз бала баш җәрәхәте алган.

Бу күңелсез вакыйга Сибай шәһәрендә теркәлгән. Прокурор тикшерүеннән соң җинаять эше кузгатылган.
Балалар мәйданчыгындагы хоккей капкасы җиде яшьлек кызның өстенә ауган. Бала аның аркылы тимеренә менәргә уйлаган. Кыз авыр баш җәрәхәте алган, аны тиз арада дәваханәгә озатканнар.

Ни өчен хоккей капкасы беркетелмәгән булган, кем моның өчен гаепле - прокуратура хәзер шуны тикшерә.
Фаҗигаләрдән соң гына чаң сугу башлана шул, тик нигә иң хәвефсез урын булырга тиешле уен мәйданчыкларын файдалануга тапшырганда яхшылап тикшермиләр, шунысы гаҗәп.

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Balalar-uen-m-ydanchiginda-fa-iga-413762/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев