Әтнә таңы

Балалар ут белән уйнау нәтиҗәсендә ике йорт янган - "Әтнә таңы"

Янгын Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында булган. Кичә, 25 августта, 13:43 сәгатьтә авылдагы янгын турында коткару хезмәтенә хәбәр керә. Ике йорт, ике мунча һәм өченче хуҗалыкның сарае яна. Коткаручылар килгәндә аларның барысын да ут камап алган була инде. 198 квадрат метр мәйданга таралган янгын 14:25 сәгатьтә сүндерелә. Ике йорт биләмәсе...

Янгын Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында булган.

Кичә, 25 августта, 13:43 сәгатьтә авылдагы янгын турында коткару хезмәтенә хәбәр керә. Ике йорт, ике мунча һәм өченче хуҗалыкның сарае яна. Коткаручылар килгәндә аларның барысын да ут камап алган була инде. 198 квадрат метр мәйданга таралган янгын 14:25 сәгатьтә сүндерелә. Ике йорт биләмәсе тулысынча янып бетә. Өченче хуҗалык сарайсыз кала.

Янгын аркасында 1965 елгы ир-атның сәламәтлегенә зыян килә. Аның ике кулы, беләкләре, муен һәм колаклары пешкән. Ир-ат хастаханәгә озатыла.

Янгын балалар шуклыгы аркасында чыккан, дип фараз кылына.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: