Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга - 10 мең, пенсионерларга - 15 мең сум

Коронавирус пандемиясе чорында пенсионерларга 15әр мең сум акча түләргә мөмкиннәр.

Акча дарулар сатып алуга бүлеп бирелер дип көтелә. Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев шундый тәкъдим белән чыгыш ясады, ул Русия Премьер-министры Михаил Мишустинга бу хакта хат юллады.

Хәмзәев белдергәнчә, пандемия вакытында пенсионерлар вируслы авыруларны профилактикалауга күбрәк финанслар бүлергә һәм дарулар сатып алырга мәҗбүр.

"Пенсионерларның дару препаратларына гына да чыгымнары 4 000 сумга артты», - дип яза ул. Шул ук вакытта Хәмзәев, күп кенә пенсионерларның пенсиядән тыш бернинди керем чыганаклары да юк, дип ассызыклады.

"Русиядә һәр пенсионерга 15 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү белән адреслы ярдәм күрсәтүнең өстәмә механизмын эшләвегезне сорыйм", — дип билгеләп үтте Иҗтимагый палата әгъзасы.

Автор: Резида Валитова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Balalarga-10-me--pensionerlarga-15-me-sum-377288/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев