Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга социаль челтәрдә теркәлү өчен әти-әнисенең рөхсәте кирәк булуы ихтимал

Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев исеменә шул хакта хат җибәргәннәр.

Социаль челтәрләрдә балаларны теркәү кагыйдәләре катгыйланырга мөмкин. Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров тәкъдиме буенча, 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрдә аккаунт ясау өчен ата-аналар яки законлы вәкилләр рөхсәте таләп ителүе ихтимал. Бу хакта RT хәбәр итә.

Бу тәкъдим Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевка юлланган.

«Россия Федерациясендә эшли торган социаль челтәрләр белән берлектә эшләп, теркәлүче кулланучыларны тикшерүнең хокукый механизмын ясау мөмкинлеген карауны , 14 яшькә кадәрге балаларны законлы вәкилләре рөхсәтеннән генә теркәүне сорыйм», — диелә Евгений Федоровның хатында.

Аның сүзләренчә, хәзер теләсә кайсы бала социаль челтәрләрдә каршылыксыз теркәлә ала. Бу хокук бозучыларга яшьләрне хокукка каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-09-2020/balalarga-sotsial-chelt-rd-terk-l-chen-ti-nisene-r-hs-te-kir-k-buluy-ihtimal-5774196

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев