Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга түләүләр артачак.

Бу бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән эшләнә.

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен түләүләрне арттырырга планлаштыра. Бу максатларга өстәмә рәвештә 95 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

"Бу түләүләр киләсе елдан башланачак. Әгәр түләүләр алып та гаиләдәге һәркем өчен керем яшәү минимумына җитми икән, аны шушы суммага кадәр арттыру планлаштырыла», — дип аңлаттылар министрлыкта.

Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә аз керемле гаиләләргә ярдәм итү юлларын табарга кушкан иде.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен ай саен түләү 2020 елда билгеләнде һәм моның өчен 170 миллиард сум бүлеп бирелде. 3,8 миллионнан артык бала тәрбияләүче гаиләләр инде түләүләрне ала башлады.

Владимир Путин билгеләгән "Демография" гомумдәүләт проекты, туымны һәм яшәү озынлыгын арттыру белән беррәттән, бала тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәмне үстерүне дә күз уңында тота. Өч яшьтән җиде яшькә кадәр бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә түләүләр - шушы башлангычның бер күренеше.


Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Balalarga-t-l-l-r-artachak-477115/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев