Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз

Язгы каникуллар башланды. Рәхәт вакыт. Йокы туйганчы йоклыйсың, ашап-эчеп аласың да урамга... ә анда җылы, кояш көлә, гөрләвекләр. Елгалардан бозлар ага, кәгазьдән көймә ясап, суга агызасы килә... - бу һәр сабыйның хыялы. Әти-әниләр! Үзегезнең бала вакытыгызга бик азга гына кайтып, шуклыкларыгызны искә төшерергә вакыт табыгыз әле! Кызык өчен түгел, ә...

Язгы каникуллар башланды. Рәхәт вакыт. Йокы туйганчы йоклыйсың, ашап-эчеп аласың да урамга... ә анда җылы, кояш көлә, гөрләвекләр. Елгалардан бозлар ага, кәгазьдән көймә ясап, суга агызасы килә... - бу һәр сабыйның хыялы.

Әти-әниләр! Үзегезнең бала вакытыгызга бик азга гына кайтып, шуклыкларыгызны искә төшерергә вакыт табыгыз әле! Кызык өчен түгел, ә балаларыгызны хәвеф-хәтәрдән, бәхетсезлектән саклар өчен кирәк бу. Чөнки нәкъ менә шушы чорда караучысыз кала алар. Ярый да артыннан барлап йөрергә әби-бабайларыгыз булса, тик яшьләр хәзер мөстәкыйль яшәргә ярата. Шунлыктан мәктәп балалары үзләре генә һәм алар мөстәкыйль, ни телиләр шуны эшлиләр.

Менә шуны истә тотып, күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Гиндуллин әти-әниләрне, өлкәннәрне кабат-кабат кисәтү ягында.

  • Бик куркыныч вакыт. Балаларыгызны елга, яр буйларына җибәрмәгез. Мөмкин кадәр су кырыйларына якын килмәсеннәр. Аларга язгы бозның калын булса да, тотрыксыз икәнен аңлатыгыз. Язгы боз да, суы да бик хәтәр. Балыкчылар да сак булсыннар иде. Балык тотам дип гомерләре өзелгән балыкчылар турында еш язылып тора. Шулардан сабак ала белик. Балаларны канау өсләренә дә кермәскә өйрәтегез. Өстә кар, басуга аяк төшеп китә, асты тирән. Машина юллары да бик хәтәр, чөнки аяк асты тая, бозлавык, машина астына керә күрмәсеннәр. Шырпы белән уйнауның да нинди зур югалтуга китерүен әйтергә, кисәтергә кирәк, - ди Илнур Гиндуллин.

Сак булыйк. Һәркемгә баласы бик газиз. Бәла аяк астында һәм алар бер-берсенә җитәкләшеп йөрүчән. Анысын да онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев