Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баланың тәмен Рөстәм тугач аңладык – Салават Фәтхетдинов

Салават Фәтхетдинов һәм аның тормыш иптәше Ләйсән ханым Р.Миңнеханов исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү мәҗлесендә кунакта булды. (Казан, 24 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе кунакларының берсе Салават Фәтхетдинов һәм аның хәләл...

Салават Фәтхетдинов һәм аның тормыш иптәше Ләйсән ханым Р.Миңнеханов исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү мәҗлесендә кунакта булды.

(Казан, 24 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе кунакларының берсе Салават Фәтхетдинов һәм аның хәләл җефете Ләйсән Фәтхетдинова булды. Алар Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты.

Тантана бәйрәм концерты белән үрелеп барды. Татарстанның халык, Россиянең, Башкортстанның атказанган артисты Салават, җырлар алдыннан, берничә сүз белән чыгыш ясады. Артист халкы тамашачыларын хәерле кич дип сәламләргә күнеккән: җырчы "Хәерле кич" дип әйтә язган җиреннән "Хәерле көн" дип төзәтте. "Хәерле көн" дип әйткән чакларым бик сирәк, шуларның берсе - бүген. Рөстәм Нургалиевич, Гөлсинә Әхәтовна, безне чакырган өчен сезгә бик зур рәхмәт! Бүген иң бәхетле кешеләрнең берсе бездер, чөнки безнең туй көне бүген", - дип белдерде Салават Фәтхетдинов. Салават һәм Ләйсәннең бергә яшәүләренә - быел 30 ел. Никахларының ныклы булуын раслап, ул "Пар балдаклар" җырын башкарды.

Бүген туй көннәре булса, 5 нче августта Фәтхетдиновлар гаиләсенең никах көне. 1987 елның 5 нче августында алар бергә тормыш корып җибәрә. "Быел без 5 нче августны беренче тапкыр билгеләп үтми калдык, чөнки минем шәһәрдән киткән чак иде, Салаватның концертлары булды. Ә болай никах көнен без ел саен билгеләп үтә идек", - дип сөйләде Ләйсән ханым журналистларга.

Салават Фәтхетдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә 30 ел бергә гомер кичерү дәверендә иң истә калганы улы Рөстәм тууын әйтте. "Иң истә калганы миңа Рөстәм туган көн, чөнки ике бала бер-бар артлы тудылар да, үсеп тә киттеләр. Баланың кадерен, тәмен без Рөстәм тугач кына аңладык кебек", - диде Салават. "Иркенләп, тәмләп татыдык", - дип кушылды аның сүзенә Ләйсән Фәтхетдинова. "Балаларның туган көннәре, соңгы вакытта инде оныклар тууы безнең өчен иң изгесе", - дип өстәделәр алар соңрак. Өйләнешкән елларда Ләйсәнне ничек итеп хәтерлисез дигән сорауга, Салават: "Минем өчен ул һәрвакыт иң матуры булды", - дип җавап бирде.

Салават һәм Ләйсән Фәтхетдиновлар Лиана, Алинә һәм Рөстәм исемле өч бала тәрбияләп үстерә. Бүген аларның Хәят, Рәйхан һәм Җәннәт исемле оныклары бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/24/147015/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев