"Балкыш" – Олы Мәңгәрдә
Районда "Балкыш" фестивале дәвам итә. Авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарыбыз әлеге фестивальдә бик теләп катнашалар. Чираттагы фестиваль Олы Мәңгәр авыл җирлегендә узды.
Аллага шөкер, "Балкыш" булмыйдыр инде дип тынычланып йөргәндә, бөтен кәефне бозып, концертның көнен үк күрсәтеп, әзерләнергә куштылар.
Өлкәннәргә тагын ялынасы була инде, аларны ничек итеп сәхнәгә менгерәсе дип, берничә көн эчтән генә район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтовны әрләп узды. Юкка борчылганмын икән. Өлкәннәр берсүзсез риза булдылар. Пенсионер дигән олы исемне алу, ул кул кушырып өйдә генә утыру түгел. Пенсиягә чыккач, эш ике-өч тапкыр арта гына. Кайсы терлек, кайсы бала карый, кайсының өйдә бәрәңгесе алынып бетмәгән, кайсына кунак кайткан... Зарланалар, ләкин репетицияләргә даими йөриләр. Мәңгәрдә халык театры уңышлы гына эшләп килгәнлектән, театр җенен өлкәннәргә дә йоктыру нияте белән концертны театральләштерергә, Г. Камалның "Беренче театр"пьесасыннан өзекләр белән үреп алып барырга булдык. Бии белгән кешегә бию, җырчыга сәхнәгә чыгып җырлау берни түгел, ә менә 60-70не узганнарга, эшләгән вакытта алган кисәтүләрне, әрләүләрне күптән оныткан, сәхнәдә әлифне таяк дип тә белмәгән әби-бабайларга алардан "әртис" ясарга тырышкан режиссерлардан байтак каһәр алырга туры килде. Карт кешенең хәтере тишек чиләк белән бер, роль сүзләрен күпме өйрәнсәң дә башта калмый. Тагын каһәр. Шундый бер мизгелдә пенсиягә яңа гына чыккан, беренче тапкыр сәхнәгә баскан Биби ролен башкаручы Наилә Шакирова ачыргаланып:"Монда уйнауга караганда мин 100 сыер саварга да риза",- дип кычкырды.
Вакыт тиз уза. Тамаша көне дә килеп җитте. Яңгыр, көчле җил булуга карамастан, мәдәният йорты тамашачылар белән тулды. Һәр чыгышны халык яратып кабул итте. Мәүлидә Шәвәлиева, Нурия Мөхәммәтҗанова, Мәгъфия Хафизова, Илсия Вәлиеваның моңлы итеп җырлавын, Рәүфҗан Закировның гармунда матур итеп уйнавын, Мәүлидә Шәвәлиева, Хәлимә Закирова, 75 яшьлек Илдар Хисмәтуллинның дәртле биюләрен тамашачы көчле алкышларга күмде. "Беренче театр"дан өзекләр караганда тамашачы рәхәтләнеп көлде. Илсур Шакиров (Вәли кияү), Равия Мөхәммәтгалиева (Гафифә), Хәтирә Рәхимова (Факиһә), Илдар Хисмәтуллин (Хәмзә бай) уйнавын һәркем яратып карады. Шулай да иң оста уйнаучы Наилә Шакирова (Биби) булгандыр. Баштарак курку хисе булса да, берәү дә сәхнәдә югалып калмады. Хәмзә байның сәхнәдә сакалы кубып төшкәндә дә, артист бу эпизодны көлкеле итеп уздырып җибәрә алды.
Бу тамашаны әзерләүдә мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакированың, Мәңгәр халык театры режиссеры Илнур Шакировның хезмәтен билгеләп үтми булмый. Рәхмәт аларга. Өлкәннәрнең чыгышын район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, Мәңгәр җирле үзидарәсе башлыгы Вәзыйх Хисмәтуллин югары бәяләп, уңышлар теләделәр. Концертта катнашучы һәр өлкәнгә җирле үзидарә, "Мәңгәр" хуҗалыгы идарәсе исеменнән икешәр бүләк тапшырылды. Уен-көлке бай өстәл артында дәвам итте. Аллага шөкер, үзебез картайсак та, күңелебез картаймый. Үзебезнең концерт-тамашадан өлкән "артистлар" да, тамашачылар да канәгать калды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.1700
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2100
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6000
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10700
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9500
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.12900
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9200
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9100
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.5900
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18200
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9100
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.95500
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика