Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач аферисткасы Чулпан Федина үз туганнарын да талый

Күп тапкырлар мошенниклык кылып, Балтач район суды каршына баскан 30 яшьлек Чулпан Федина үзенең гаебен тануын, чын күңелдән үкенүен белдерә. Әмма авыр тормышлы аналарны, гарипләрне талаган, инвалид балалар хакына кул сузган татар кызының тәүбәсенә никтер ышанасы килми... Беренче җинаять Чулпанның үз язмышы да җиңел түгел. Норма урта мәктәбен тәмамлагач, Балтачтагы...

Күп тапкырлар мошенниклык кылып, Балтач район суды каршына баскан 30 яшьлек Чулпан Федина үзенең гаебен тануын, чын күңелдән үкенүен белдерә. Әмма авыр тормышлы аналарны, гарипләрне талаган, инвалид балалар хакына кул сузган татар кызының тәүбәсенә никтер ышанасы килми...

Беренче җинаять

Чулпанның үз язмышы да җиңел түгел. Норма урта мәктәбен тәмамлагач, Балтачтагы кибеттә эшләп ала ул. 18 яшендә Виктор Федин дигән егет белән өйләнешеп, Кариледә яшиләр. Ике уллары, бер кызлары туа. Ләкин ун ел яшәгәннән соң аерылышалар һәм Чулпан Ришат исемле ир белән кавышып, Чутай авылында тора башлый. Шул ук елны аның акыл үсешендә кимчелекләре булган ике малае Арча районы Яңа Кенәр авылындагы махсус интернатка урнаштырыла, кызлары исә Чутайдагы башлангыч мәктәптә укый башлый.

Беренче җинаятен 2014 елның җәендә кыла хатын. Арбаш авылында яшәүче 57 яшьлек Фирдүс Гыйбадуллиннан, олы малаеның аягына Мәскәүдә операция ясарга кирәк дигән булып, әҗәткә 70 мең сум ала. Дөнья күргән агайның белер-белмәс кешегә ышануы гаҗәп, билгеле. Әмма беренче төркем инвалид булса да, бихисап умарта тотучы Фирдүс бер ел дигәндә Чулпанга 370 мең сум акчаны бурычка бирә.

Тиздән үкенергә туры килә абзыйга. Шома телле хатын аны "Кариледәге фатирны саткач (чит кеше торагын!), балаларга дәүләттән бирелә торган ярдәмне алгач түлим" кебек буш вәгъдәләр белән "туендыра". Нәтиҗәдә, абзый 2016 елда полициягә, судка мөрәҗәгать итә. Соңгысы Ч.Федина бурычны кайтарырга тиеш дип карар чыгара. Әмма нәтиҗәсез: суд приставлары хатынның акчасы да, мөлкәте дә юк дип таба.

Чулпанның ул кадәр акчаны кая куюы билгесез. Олы малаен, мәгълүм булганча, РКБда түләүсез ясала торган операциягә дә алып бармый хатын.


"Балаларыңа инвалидлык алып бирәм"

2017 елның февраленнән башлап Ч.Федина "акча эшләү"нең иң оятсыз алымнарын куллана, болай да язмыш җәберләгән мескеннәрне төп башына утыртырга керешә.

Умартачы абзый алдакчы хатынны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап гариза биргән чорда шундый ук мөрәҗәгать белән полициягә тагын берничә кеше килә. Шул рәвешле, узган елның көзендә 29 яшьлек хатынга карата 9 җинаять эше кузгатыла! Алар буенча тамашачы өчен бик тә мавыктыргыч сериал төшереп булыр иде. Без исә мөмкин кадәр кыскарак итеп сөйләргә тырышырбыз.

Шөңшеңәр авылында яшәүче Гөлнара Шәмсетдинова белән Яңа Кенәрдәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә таныша алар. Чөнки икесенең дә олы малайлары бер сыйныфта укый. Гөлнараның улы гына түгел, кызы да акыл үсеше түбән булу сәбәпле, инвалид санала. Мәгълүм булганча, әлеге чирне ел саен расларга кирәк. Озын сүзнең кыскасы, Чулпан Гөлнараны олы мәшәкатьтән коткарырга, ягъни та­ныш кешесе аркылы ике балага да инвалидлык алырга мөмкин икәнен әйтә. Шул ук көнне кич белән Чулпан аларның өенә килеп, "теге табиб әлеге хезмәт өчен 40 мең сум сорый", ди. Ышана, әлбәттә, хатын, шун­дук акчаны җыеп тапшыра. Әмма эш моның белән бетсә икән! Алга таба "психологка төртергә", "логопедтан белешмә алырга" дип тагын 23 мең сумны каера Чулпан. Оятсызлык шул дәрәҗәгә барып җитә ки, "син биргән 40 меңлекнең берсе ясалма акча булып чыкты, табибка үземнекен бирергә туры килде" ди, тагын акча суыра.

Шулай итеп, "Маяк" хуҗалыгында сыер савучы булып эшләүче Гөлнара Шәмсетдинова бурычка бата, инвалидлык эшләнмәү генә түгел, алдар карак документларны да кире кайтармый.


"Арча адвокатына бирү өчен 25 мең сум кирәк"

Гөлнара Кәримуллина Алан авылында өлкән яшьтәге әнисе, II төркем инвалид апасы, өч баласы белән яши. Алдар карак күзенә ул район хастаханәсендә чалына. Кич белән үзен Алинә Галиева дип таныткан Чулпан "Вконтакте"дан эзләп таба аны һәм шул ук тәкъдимне ясый. Табибка 38 мең сум түләргә кирәк булачагын әйткәч, Кәримуллина "акчам юк" ди. Шуннан соң "мәрхәмәтле кеше" үз акчамны түләп торырмын, инвалидлык документларын алгач кайтарырсың ди. Ләкин Гөлнарадан расписка, "залог" дигән булып алтын балдагын ала, бер көнне "табибка" дип ике капчык бәрәңгегә кадәр алып китә.

Ул гына да түгел, тәмам ышанычларын яулап алып, Гөлнараның апасы исеменә 59600 сумга кредит рәсмиләштереп, үзенә диван һәм ике катлы балалар караваты алдыра Чулпан. Инвалидлык мәсьәләсенә килгәндә, документлар почта белән киләчәк дип һәм башка төрле уйдырмалар сөйләп йөри, соңыннан барып чыкмады дип белдерә. Бу юлы сөйләшенгән 38 меңне эләктерә алмый, әмма акча талауның башка җаен таба.

Алдакчы икәне ярылып яткан кешегә никтер һаман ышана Кәримуллина. Чөнки кызыксындыра белә теге. Бу юлы 3 балалы Гөлнарага бирелергә тиешле җир кишәрлеге өчен 200 мең сум акча алып була ди һәм "Арча адвокатына" бирү өчен 25 мең сум кирәк булачагын әйтә. Һәм үз теләгенә ирешә дә.


Үз туганнарын да талый

Икенче төркем инвалид Нурия Сәйфетдинова Көшкетбашта яши. Акыл ягыннан зәгыйфь, шактый өлкән яшьтәге әлеге апаны Чулпан күптән белә, аның психиатр­да исәптә торучы кызы да Яңа Кенәрдә укый. Шул балага инвалидлык эшләп бирәм дигәч, Нурия ханым ул кушканнарны карышусыз үти. Кредитка газ плитәсе, кухня гарнитуры, хәтта ике пәлтә алып Чулпанга тоттыра, "Быстро Деньги", "Почта-Банк", "Русский стандарт" банкларына бурычка бата. Соңрак аферист хатын Нурия ханымга "Саклык" банкыннан 68 мең сум кредит алдырта һәм үз кесәсенә салып куя. Аннары шул ук инвалидлык хәйләсе белән тагын 10500 сумны каерып ала.

Ояты качкан хатын үз туганнарын талаудан да чирканмый. Апрель аенда Кариледә яшәүче Айрат Садыйковка банктан 30674 сумлык бурычы булуы турында хат килеп төшә. Бактың исә, бертуганының кызы Чулпан, аның паспортын урлап чыгып, район үзәгендәге "Эпицентр" кибетеннән ноутбук һәм кыйммәтле телефон аппараты алган икән. Сеңел тиешле хатын әлеге бурычны каплыйм дип антлар итә, ә банктан кисәтүләр килә тора, бурыч та акрынлап арта бара.
Бу юлы җинаять эше мошенниклык кына түгел, документ урлаган өчен дә кузгатыла.


Кулга алу

18 сентябрьдә полиция Ч.Феди­наның өендә тентү үткәргәндә Түбән Ушмада яшәүче Ирина Волкованың 2009 елгы кызының документларын таба. Бу хәл шик уятмый калмый. Әмма И.Волкова ул чакта Чулпанны "сатмый", ягъни шул ук инвалидлык эшләп бирәм дип чынлап торып "савуын" әйтми. Чынлыкта, төрле "чыгымнар" өчен җәмгысе 41200 сум акчасын талый ул Иринаның. Балтач универмагында соңгы 2 меңне алгач, оператив хезмәткәрләр кулыннан эләктереп алалар да, азынуы хәттин ашкан хатынга боргаланырга урын калдыр­мыйлар.

Өч бала анасы мондый ачыктан-ачык җинаятькә барырга тиеш түгел кебек. Ләкин әлеге эшне тикшергән Рөстәм Газимов һәм район прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллин бер дә гаҗәпләнми моңа. "Суд ирегеннән мәхрүм иткән очракта да Чулпан Федина кызына 14 яшь тулганчы колониягә озатылмаячак", - ди алар. Ә инде хатын тагын бер бала табып куйса, җәзаны үтәү тагын күчереләчәк дигән сүз.

Соңгы сүз

Зарар күрүчеләргә килсәк, аларга Чулпан Фединаны утыртып кую түгел, таланган акчаны кире кайтару мөһимрәк. Әмма моңа ирешү җиңел булмаячак. Бурычлар әле дә түләнмәгән. Шул бурычларны түләү өчен башкаларны алдарга керешмәсә ярый инде бу хатын. Беркатлы кешеләр күп бит бездә...

Фото: http://tver.one

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев