Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта 21 яшьлек ана баласын тәрәзәдән ташламакчы булган! Әстәгәфирулла!

Балтач районы прокуратурасы әлеге хатынга карата ачылган җинаять эшен судка җибәргән. Хатынны мәҗбүри дәвалануга җибәрү мәсьәләсе хәл ителә. 2016 нчы елның 3 нче октярбендә Балтач район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә ятучы хатын, ире белән ызгышканнан соң, баласыннан котылырга уйлаган. Уен тормышка ашыру өчен, ул күкрәк баласын одеялга төреп, икенче этаж коридоры...

Балтач районы прокуратурасы әлеге хатынга карата ачылган җинаять эшен судка җибәргән. Хатынны мәҗбүри дәвалануга җибәрү мәсьәләсе хәл ителә.

2016 нчы елның 3 нче октярбендә Балтач район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә ятучы хатын, ире белән ызгышканнан соң, баласыннан котылырга уйлаган. Уен тормышка ашыру өчен, ул күкрәк баласын одеялга төреп, икенче этаж коридоры тәрәзәсеннән атарга җыенган. Ярый әле янындагы башка пациентка аны вакытында туктатып калган.

Хатын Җинаять кодексының 105 маддәсе «в» пункты, 2 нче өлеше һәм 30 нчы маддәнең 3 нче өлеше буенча гаепләнә (покушение на убийство).

Психологик-психиатрик тикшерү хатында психологик тайпылышлар булуын ачыклаган. Аны мәҗбүри дәвалануга җибәрмәкчеләр. Җинаять эшен кылганда ул үзенең нишләвен аңламаган.

Әлеге эш Балтач район судына тапшырылган. Бер үк вакытта судка аны аналык хокукларыннан мәхрүм итү турындагы гариза да кертелгән. Бу хакта РТ прокуратурасы рәсми сайты хәбәр итә.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев