Әтнә таңы

Балыкчылар, язга таба барганны онытмаска кирәк

Балыкчылар елның нинди вакыты булмасын, үз гомерләре турында онытып, балык тотар өчен әллә кайларга кадәр баралар. Кызганыч, күп гомерләр өзелүгә дә сәбәп була бу балык. Хәзерге вакытта балык тоту куркынычмы? Ничек сакланырга кирәк? Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә муниципаль район вәкиле Рамил Гарипов белән сөйләшәбез. - Көзге боз...

Балыкчылар елның нинди вакыты булмасын, үз гомерләре турында онытып, балык тотар өчен әллә кайларга кадәр баралар. Кызганыч, күп гомерләр өзелүгә дә сәбәп була бу балык. Хәзерге вакытта балык тоту куркынычмы? Ничек сакланырга кирәк? Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә муниципаль район вәкиле Рамил Гарипов белән сөйләшәбез.

- Көзге боз бармак калынлыгы булса да, ышанычлы. Язгы боз ястык кадәр булса да, ышанычсыз, диләр өлкәннәр. Бу чынлыкта да шулай. Язгы боз купшы була. Кышкы боз ышанычлы булырга тиеш кебек, тик инде язга таба барабыз, табигать шартлары уйнап тора, бер җылыта, бер суыта. Шуңа күрә куркыныч юк, дип әйтеп булмый. Балык тотучылар саклану кагыйдәләрен гел истә тотарга тиешләр.

- Ул кагыйдәләрне искә төшерсәк комачауламас иде. Боз ватылса, нишләргә?

Реклама

- Кагыйдәләрнең иң гадие, иң элек җылы киенү кирәк. Киҗе- мамык тукымадан тегелгән киемнәр кисәләр яхшы. Үзләре белән кайнар чәй алсалар әйбәт. Һәм аек булу кирәк. Кайберәүләр балык тотарга исерек килеш чыга, монысы инде бернинди кысаларга да сыймый, икенчеләре фаҗига булу мөмкинлеген күз алдына да китерми, өченчеләре балык тоткан вакытта сагалап торган куркыныч турында белеп бетерми. Кышын балык тотканда, беренче чиратта, шуны истән чыгармаска кирәк: теләсә кайсы вакытта һава торышы бозылырга, кар яуса күз күреме начарланырга, көчле буран чыгарга, суытып җибәрергә мөмкин. Боларның барысы да фаҗигагә китерә. Шуңа күрә, һава торышын исәпкә алырга һәм билгеле инде, бозда үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Тик шулай да тормыш өчен куркыныч туган очракта, кичекмәстән Татарстан Республикасының бөтен территориясендә эшли торган "112" бердәм ашыгыч ярдәм номеры барын онытмау шарт.

Боз ватылып, суга төшкәндә нишләргә? Беренчедән, куркып, югалып калмаска, көчне юкка сарыф итмәскә кирәк. Гадәттә, боз ватылганда кеше башы белән чуммый, шуңа күрә кулларны ике якка сузарга кирәк. Коры кием су өстендә күпмедер вакыт торырга мөмкинлек бирә. Кышкы кием кигән кеше, терсәкләре һәм кулбашлары белән боз кырыена таянып, бозлы суда 30-40 минут тора ала. Тик бата башлаган бозлы суда 15-20 минутта туңып үләргә мөмкин. Шуңа күрә вакытны нәтиҗәле файдаланып, боз өстенә ничек тә чыгарга тырышырга кирәк.

Су өстенә горизонталь яткан килеш, боз өстендә ябышу өчен нинди дә булса терәк табарга тырышырга кирәк. Терәк ролен пычак яки кечкенә багор үти ала. Әгәр беренче тырышу уңышсыз килеп чыкса һәм боз ватылса, югалып калмагыз, үз-үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Юеш кием төпкә өстери башлагач, аяк киемен салырга һәм аякларны хәрәкәтләндереп, яңадан су өстенә горизонталь ятарга һәм үзегезне судан чыгарырга омтылырга кирәк.

- Рәхмәт. Куркыныч тумас дип ышаныйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: