Балыкка барган идек
Хәтерем ялгышмаса, 1997 елның февраль ае. Һәвәскәр аучы-балыкчы Илдар абый Шакиров, Чулман елгасы белән Идел кушылган урынга барып, боз астыннан балык тотып кайтырга тәкъдим итте. Ике атна чамасы элек, Казанда яшәүче дуслары белән, шул урынга барып, ул бер капчык балык тотып кайткан. Балыкчы булмасам да, Илдар абыйның бу тәкъдиме кызыксындырды....
Хәтерем ялгышмаса, 1997 елның февраль ае. Һәвәскәр аучы-балыкчы Илдар абый Шакиров, Чулман елгасы белән Идел кушылган урынга барып, боз астыннан балык тотып кайтырга тәкъдим итте.
Ике атна чамасы элек, Казанда яшәүче дуслары белән, шул урынга барып, ул бер капчык балык тотып кайткан. Балыкчы булмасам да, Илдар абыйның бу тәкъдиме кызыксындырды. Бала вакытта үзебезнең инештә балык чиерттерүләр искә төшеп китте. Шулай итеп, җыендык та, минем "Ока" машинасына утырып, Казан каласына киттек. Анда безне Илдар абыйның дусты, адашы, миңа да яхшы таныш Илдар көтеп тора иде. Аның "Волга" машинасына күчеп утырып, юл уңаенда ике энесен дә алып, Атабайга таба юл тоттык.
Ташкирмән белән Атабай авыллары арасында, боз өстенә кергәндә, көн яктыра башлады. Алда Кама Тамагы бистәсенең утлары шәйләнә. Тизлек акрынайды. Алда да, артта да машиналарның исәбе-хисабы юк, бар да безнең кебек балыкка баручылар. Янәшәдә чана тарткан җәяүле балыкчылар атлый. Юлсыз урында, кар өстеннән моточаналар, дәү көпчәккә көйләнгән мотоцикллар элдертә. Менә бер заман хәрәкәт тукталды. Алда барган "копейка-жигули" ал көпчәге белән боз ярыгына төшеп киткән. Җыйналган халык машинаны тартып чыгарды. "УАЗ" машиналары, юлсыз урында юл ярып, машиналар хәрәкәтен кузгатып җибәрделәр. "Москвич", "Жигули"лар җыйналып, андагы кешеләр боз ярыгын күмә-ямый калдылар. Илдар тәвәккәлләп, "УАЗ"лар артыннан кереп китте, тукталмыйча такырайган боз юлына кадәр чыкты. 3-4 километр чамасы баргач машиналар затының иң киң җирендә төрле-төрле якка чәчелә башладылар. Такыр юл кар боткасына әйләнә башлагач, без дә туктадык. Җиһазларны алып, көйләп, боз тишеп балык тота башлаганда: көн инде тәмам яктырып беткән, көнбатыштан җил исә, сирәк кенә кар оча. Балык чиертми.
Илдар тирә-юньдәге балыкчыларны күзәтә:"Судагы балык көтү булып йөри. Көтү барган уңайга балыкчылар да күчә-күчә боз тишәләр",- дип анлатты. Боз өстенә сибелгән халыкта әлегә андый хәрәкәт сизелми. Сәгать телләре берсе белән берсе очрашып, унике санын узып киттеләр. Ә балык юк та юк. Илдарның Ильяс исемле энесе, ниһаять, беренче балыкны тартып алды. Берщ дигән кечкенә генә балык. Бераздан миңа да шундыйрак балык эләкте. Бүтәннәрнең кармаклары ник бер мәртәбә чиертеп карасын.
Көн бозылды. Буран башланды. Халык китми, нидер көтә. Зәгыйфьрәк техникалы балыкчылар кайтыр юлга кузгалдылар. Буран көчәйгәннән-көчәя. Җыенып без дә кузгалдык. Бер чакрым тирәсе киткәч, "Москвич","Жигули" машиналары бөкесенә эләктек. Ни алга бара алмыйбыз, ни артка. "УАЗ" машиналары әйләнгәләп уза. Бераздан алар да берән-сәрән кар көртенә чума башладылар. Килгәндәге кебек бер-береңә булышу юк. Кем ничек булдыра ала, шулай кайтырга ашыга. Көн тәмам караңгыланды. Ун-унбиш метрдан берни күренми. Кайта алмаячагыбызны аңлагач, Илдар машинасын җилгә арты белән борып куйды. Иң соңыннан кузгалган берничә "ГАЗ- 66" машинасы узып киткәч, хәрәкәт бөтенләй бетте. Бензинны саклый-саклый машинаны эшләтеп төн чыктык. Буранның иң көчле вакыты, мөгаен, төнлә булгандыр. Сыланучан җепшек кар машинаны сырып бетергән. Янәшәдә зур гына кар көрте хасил булган.
Көн яктырды. Җил төннән, Казан ягыннан исә. Буран җәяүлегә әйләнеп бара. Кама Тамагы ягындагы биек ярны шәйләп була. Буран көчәйгәндә ул күздән югала. Җәяүләп Кама Тамагына чыгарга булдык. Илдар Илгиз исемле энесе белән машинада калдылар. Без өчәүләп ярга таба юл тоттык. Ара ерак - 10-12 чакрым тирәсе булыр. Көн суыткан, шуңадырмы кар ныгыган. Җил арттан диярлек. Кузгалган шәпкә кызу адымнар белән барсак та, ике сәгать чамасы баргач, адымнар кыскарды, сирәкләнде. Алда, бар ягын да целлофан белән төргән, алачык сыман корылма пәйда булды. Янында бер карамчык та бар. Шунда юл тоттык. Ул безнең кебек балыкчы булып чыкты. Нык арыган, туңган, әлегә бер җире дә өшемәгән, бирегә ял итәргә утырган. Безне күргәч, исән калуына ышаныч туып, сөенүен әйтте. Дүртәүләп кузгалгач, адымнар тагын да сирәкләнде. Чөнки юлдашыбыз бездән нык калыша, алмаш-тилмәш җитәкләп тә барабыз. Менә нефть базасының зур чаннары шәйләнде. Елга читеннән шул чаннарга таба сузылган тимер баскычка турылап бара башладык. Барып җитәргә берничә йөз метр каларак юлдашыбыз:"Егетләр, мин монда ятып бераз ял итим. Сез юлыгызны дәвам итегез!"- диде. Аны калдырмадык. Басып торып булса да, бераз ял итәргә вакыт бирдек. Сөйләшә алырлык хәлгә килгәч, сораштырып белдек: Ул Фоат исемле, Яшел Үзән районында туган, Казанда яши. Аның машинасына утырып килгән ике иптәше алдагы көнне үк бүтән машина белән кайтып киткәннәр. Фоат машинасын калдырып китмәскә булган. Төнлә бензины бетеп, сүнгәнче эшләтеп утырган. Яктыра башлауга, безгә кадәр берничә сәгать элек, юлга кузгалган.
Тимер баскычка барып җитеп, көч-хәл белән өскә күтәрелдек. Кама Тамагы районы эчке эшләр бүлегенә барып җиткәндә инде безнең дә аяк атларлык чама калмаган иде. Эчке эшләр бүлеге начальнигы, кызганычка каршы, исем, фамилиясе хәтердә калмаган, минем таныш кеше. Казанда уза торган киңәшмәләр вакытында очраша торган идек. Мине танып исәнләшкәч, бераз шелтәләп алды: "Затонга кереп балык тотып йөрмәсәң, туры үземә килгән булсаң, капчыгы белән биреп җибәргән булыр идем!Сезнең кебек балыкчылар аркасында, бөтен эшне ташлап, коткару оештырырга кирәк. Казаннан шулай куштылар. Анда боз өстендә йөздән артык кеше, дистәләгән машина. Бүген инде берни эшләп булмый, иртәгә иртәдән тотынабыз", - диде. Ул арада Арча эчке эшләр бүлегендә бергә эшләгән танышым Рашат Закиров килеп чыкты. Хәл сорашкач, ашханәгә юл күрсәтте. Тамак ялгап кабат милициягә килгәндә, безне райондашым - Әйшияз авылы егете Нияз Нуриев көтеп тора иде. Безнең турында аңа Рашат әйткән күрәсең. Нияз белән шулай ук Арча милициясендә бергә эшләдек, тулай торакта бергә яшәдек. Ул биредә тикшерүче булып эшләвен, гаилә корып, Кама Тамагында төпләнеп калуын әйтте. Нияз безне үзләренә кунарга алып кайтып китте. Иртән без уянып чыкканда, инде буран басылган, аяз күктә йолдызлар җемелди. Төннән искән җил, ныгыган карны, салмак кына себерә. Без, затоннан район үзәгенә күтәрелә торган тау юлына килгәндә, грейдер, берничә көрәкле трактор юл чистарталар, ә көпчәкле тракторлар якын тирәдәге машиналарны тагып, юлга алып киләләр иде. Дүрт көпчәге дә сөйри торган "Т-40" тракторына утырып, Ильяс Илдарның "Волга"сын тагып алып чыгарга затонга кереп китте. Әлегә Илдар белән Илгизнең исәнлеген белгән юк. Боз өстендә кырыклап машина шәйләнә. Берничә сәгатьтән "Волга" таккан трактор безнең янга килеп туктады. Аллага шөкер, Илдар белән Илгиз исәннәр, берни булмагандай елмаеп торалар. Машинаның генераторына кар тулып, без барында ук аккумуляторга ток бирми башлаган иде. Аккумулятор утырып беткәнче машинаны эшләткәннәр. Шуннан соң Илдар багажнигыннан "НЗ" (кагылгысыз запас) биш литр чиста спирт тутырылган савытын алган. Фарфор касәгә аз-азлап шул спиртны салып, яндырып җылынганнар.
Милиция гаражына кайтып, машинаны тәртипкә китереп, кабызып чыкканда көн кичкә авышкан иде инде. Казанга кайтып җиткәч Илдар абый:"Авыр купса, давыл куба, дип әйтүләре дөрес икән. Ничә еллар балыкка йөреп, мондый хәлнең булганы юк иде. Рәүф, син барганга күрә генә шулай булды бу",- диде. Барысы да шаркылдап көлделәр. Тырышып кына мин дә елмаеп куйдым. Беренче һәм соңгы мәртәбә боз астыннан балык тотуым шулай булды. Көчле буран башланса, затонга балыкка барганыбыз искә төшә.
Инде ике Илдар да мәрхүмнәр. Бу язмам алар рухына дога булып ирешсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев