Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банк оешмаларына акча кертеп алданучыларга түләүләрнең икенче этабы 1 февральдән башлана

"ТФБ-финанс" компаниясе белән бәйләнеше булган 255 кеше 310 миллион сум акча алачак. (Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "ТФБ-финанс" компаниясе белән бәйләнеше булган 255 кеше юридик ярдәм алган. Суд карарлары буенча аларга 310 миллион сум акча түләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстан прокуратурасының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды. Белешмә өчен. "ТФБ-финанс" инвестицион...

"ТФБ-финанс" компаниясе белән бәйләнеше булган 255 кеше 310 миллион сум акча алачак.

(Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "ТФБ-финанс" компаниясе белән бәйләнеше булган 255 кеше юридик ярдәм алган. Суд карарлары буенча аларга 310 миллион сум акча түләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстан прокуратурасының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Белешмә өчен. "ТФБ-финанс" инвестицион компаниясе - "Татфондбанк"ның бүлендек ширкәте.

"Узган елда республика өчен банк секторындагы кризис җитди сынау булды", - дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратураның алданган кертемчеләрнең эше буенча оператив эшләүләрен билгеләп узды. Ул судка 255 дәгъва белдерелгәнен, аларның күпчелек өлеше канәгатьләндерелгәнен, аларга 310 миллион сум акча түләнәчәген әйтте.

Президент намуссыз кредит оешмаларыннан зыян күрүчеләр өчен республика ярдәм фонды булдырылганын искәрте. "Хәзерге вакытта анда 2337 гариза кертелде, аларның 689ы - физик затлардан,1638е - юридик затлардан. Түләүләрнең беренче этабына 104 млн сум күләмендә 798 гариза эләкән. 1 нче февральдән фонд икенче этап буенча түли башлаячак", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

"Без юридик затларга компенсациянең чиген 500 мең сумга кадәр арттырырга дигән карар кылдык. Икенче этап кысаларында 1 меңнән артык физик һәм юридик затка 200 млн сум күләмендә акча түләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта 120 оешмага акча инде түләнгән. Уртак тырышлык белән без социаль киеренкелекне бетерә алдык һәм законның өстенлегенә ирештек. Шушы чаралар зыян күргән кертемчеләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр, башка мондый инцидентлар килеп чыгуга чик куяр, төбәкнең икътисади тотрыклылыгын күтәрер дип ышанам", - дип билгеләп узды Президент.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/20/156427/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев