Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар да эзли, кайда ул?

Бәхет кошы Яшәешнең иң борынгы ук чорыннан Тәүге тапкыр гадел сорау туган, Сәмруг кошы-сайрар бәхет кошы Кайда яши, кайда оя корган? Гомер буе эзли кеше, таба алмый Менә тотам диеп чаба армый-талмый, "Кара сакал" гына арттан калмый, Өстерәлеп йөри шулай гомер бакый. Бәхет кошы, бәлки син урманда? Адаштыңмы әллә кар-буранда,...

Бәхет кошы

Яшәешнең иң борынгы ук чорыннан
Тәүге тапкыр гадел сорау туган,
Сәмруг кошы-сайрар бәхет кошы
Кайда яши, кайда оя корган?

Гомер буе эзли кеше, таба алмый
Менә тотам диеп чаба армый-талмый,
"Кара сакал" гына арттан калмый,
Өстерәлеп йөри шулай гомер бакый.

Бәхет кошы, бәлки син урманда?
Адаштыңмы әллә кар-буранда,
Кеше яшәмәгән зур утрауда?
Әллә инде ерак чул-далада?

Бәхет кошы, биек очасыңмы,
Диңгез-дәрьяларны кичәсеңме?
Галәм киңлекләрен кочасыңмы?
Саф чишмәнең суын эчәсеңме?

Бәхет кошы, кайсы кыяда син?
Кайсы тауда, кайсы тарафта?
Гомер буе эзләп тапмаганым...
Булган икән туган туфракта!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев