БАРЫНЫҢ БӘРӘКӘТЕ БУЛСЫН!
Соңгы еллар һәммәбезне менә шулай дип әйтергә өйрәтте. Элекке белән чагыштырырга яратабыз, ә чагыштыру һәрвакыт файдага булмый.
"Дусым" хуҗалыгының Бактачы янәшәсендәге басуына баргач та, әнә шулай узган белән бүгенгене чагыштырып алдык. "Масса начаррак быел, яңгырлар юк дип тә әйтеп булмый, ява да, җил булгангамы дым тормый. Көтеп торырга туры килә ", - диләр "КамАЗ" шоферлары якынлашып килүче "Ягуар" белән "МТЗ-1221"гә ишарәләп. "Җитмәсә һәркайсыбызның техникасына прицеп куелган", - дип өстиләр. Шул арада хатирәләр яңара, кем кайчан күпме эшләгән... Ә мин сенажга салынасы массага сокланып карап торам, бар да чагыштыруда күренә, диләр. Үзләре начар, дисәләр дә, башка хуҗалыкларныкы белән чагыштырганда күз тимәсен, масса калын әле. Биредәге табигатьнең матурлыгын да өстәсәң, күпме көтәргә дә риза булырсың. Ир-егетләрне дә аңлап була, аз йоклап, күп эшли торган чор, ә матурлык тамак туйдырмый.
16 июньдә чыккан хуҗалык сенажга. Дусым авылының 40 гектарлы басуыннан башлаганнар. "Анда бер чокыр тутырдык, мондагысын - Кимедәге чокырга ташыйбыз, бу дүртенче басу", - диләр. Күмәк һәм тиз эшләп өйрәнгәннәр, Зөфәр Әгълиев "МакДон"да ура, Рифат Гайнетдинов "Ягуар"да ваклый, ике "ГАЗ-53"тә Зөлфәр Мөхәммәтшин, Әгъзәм Галләмов, өч "КамАЗ"да - Зөлфәр Галләмов, Ильяс Халиков, Илфат Гайнетдинов, бер "МТЗ-1221"дә Гыйниятулла Хәтибуллин сенажга дигән массаны чокырга ташыйлар, алары - дүртәү. Ә анда чиратлашып ике "К-700"дә - Илдар Гыйниятов белән Рамил Мортазин таптап торалар. Иртәнге сәгать 6да эш башлыйлар, "Кайту кичке 8-9 арасы була торгандыр. Ашаталар, техника төзек, озак тотмабыз", - дип ышандыралар. Хуҗалык 1 июньнән печәнгә чыгып, 232 гектардагы күпьеллыклардан хуҗалыкка 420 тонна печән әзерләп куйган, шәхси хуҗалыкларга бирер өчен 100 гектардагы күпьеллыклар да чабылган. Бүгенге көнгә сенажны да төгәлләгәннәр, "510 гектардан 2880 тонна сенаж булды, көнгә 300 тонна салып бардык", - ди хуҗалыкның баш бухгалтеры Илдар абый. Игелеген күрергә язсын.
Автор фотосында сулдан уңга Гыйниятулла Хатибуллин, Рифат Гайнетдинов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.6400
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.6100
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.8600
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.6300
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.7200
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.4700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.14400
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.10301
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.7800
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10800
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.7200
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34300
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.30000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.89000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33604
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.31300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика