Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бардык. Катнаштык. Көтәбез..."

Үзебезнең районда узган чыгышлардан сайлап алган иң әйбәт номерларны карап, киңәшләшеп, 16 апрель көнне 40 баланы фестивальнең зона этабына Сабага алып барырга әзерлибез. Быел беренче урын алган укучылар гына бара. Монда вокаль да бар, хореография дә... - ди мәктәптән тыш эшләр үзәгенең әйдәп баручы белгече Райлә Фәхретдинова. Исегезгә төштеме бу...

  • Үзебезнең районда узган чыгышлардан сайлап алган иң әйбәт номерларны карап, киңәшләшеп, 16 апрель көнне 40 баланы фестивальнең зона этабына Сабага алып барырга әзерлибез. Быел беренче урын алган укучылар гына бара. Монда вокаль да бар, хореография дә... - ди мәктәптән тыш эшләр үзәгенең әйдәп баручы белгече Райлә Фәхретдинова. Исегезгә төштеме бу хәбәр. Кичә безнең иң-иң әйбәт номерлар, беренче урын алучылар Сабада узган зона этабында катнашып кайттылар. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел, хәбәр итәрбез, дигәннәр.

Менә бу ике кызыбыз 40ның икесе. Алинә Хәмидуллина әлеге фестивальдә "Агыйдел" җырын башкарды. Камалиева Дилә белән башкарган "Балан" дуэтын да истә калдырганнардыр дип ышаныйк. Кызлар үзләре канәгать. Җитәкчеләре - Тәбрис Бузунов.

Аларның әйтүләренчә, безнекеләр начар чыгыш ясамаганнар. Уңай нәтиҗәләр көтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев