Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бариев: Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә беренче тапкыр яшьләр искә алына

Төзәтмә Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр турында төп законның 72 статьясына кагыла.

РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституциягә  соңгы  вариантында узды. Ул Татарстан депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән,  бердәнбер кабул ителгән төзәтмә булды.

«Бу яшьләр мәнфәгатьләрен яклау һәм аларга ярдәм итү өчен законнарны эшләү һәм кабул итүгә нигез бирә. Иң мөһиме — бу Конституциягә таянып, яшьләр сәясәте турында Федераль законны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Бариев.

Аның сүзләренә караганда, элек Конституциядә яшьләр дә, яшьләр сәясәте дигән  төшенчәләр дә юк иде. Яшьләр сәясәте турындагы Законны кабул итеп булмый, чөнки аңа каршылыклар  күп иде.

   Төзәтүләр нәтиҗәсендә күп кенә киртәләр җиңеләчәк. Кертелгән төзәтмәләр Конституциянең 72 статьясына кагылды. Үзгәрешләр нигезендә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм тәрбия белән беррәттән, анда яшьләр сәясәте дә искә алыначак, дип өстәде парламентарий.

Солтан Исхаков фотосы

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/18-03-2020/bariev-blagodarya-popravkam-v-konstitutsii-vpervye-budet-upomyanuta-molodezh-5728939  файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев