Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БАРЫСЫ ДА АЛДА ӘЛЕ!

Пионер лагере... Балачагымның кабатланмас мизгелләренең берсе булып җәйге каникул көннәрендә шунда ял иткән көннәр тора.

Иртән йөгерә-йөгерә гимнастикага те­зелү, элеккеге балалар йорты булган бинаның бормалы баскычлары, су коенырга төшүләр... Төрледән-төрле уеннар... Пионер учагы... Һәм без, авыл балалары өчен иң кадерле көтеп алынган мизгел, әйтергә кирәк кульминацион нокта - Казанга, башкалага сәяхәт. Башкалар өчен ничектер, үз гомеремнең иң рәхәт, иң сагынган вакытлары бу.

Бераз үсә төшкәч, комсомол яшь­легемдә "Чулпан" пионер лагеренда, Арча районы буенча комсомол һәм пионер активы укуларында катнашкан көннәр турында әйтеп торасы да юк. Ел саен август аеның беренче ункөнлегендә үткән бу укуларда без - районның төрле авылларыннан җыелган мәктәп активистлары кочаклашып күрешә, елый-елый аерылыша идек.

"Чулпан" пионер ла­ге­ре­ның ачылу тантанасында шулар үтеп китте күз алдымнан. Заманалар үз­гәрә, "Чулпан" лагере дә пионерларныкы түгел. Әм­ма шуңа да кара­мастан, монда бар да якын, бар да элеккечә кебек. Һәркем балачагын сагына.

ММҮ җитәкчесе Гөлшат Закированың лагерьны тантаналы ачуда әйтелгән сүзләрендә дә ачык чагылды бу. "Лагерьда булган һәр көнегез файдалы үтсен, барлык чараларда да актив катнашыгыз, - диде ул. - Аралашыгыз, яңа дуслар табыгыз. Сәламәтлегегезне саклагыз, исән-имин булыгыз. Киләсе елларда да шулай очрашырга язсын". Гөлшат Марс кызының фикерен газетабыз­ның жур­­налисты Сүрия Минга­тина дәвам итте. "Без үз вакытында мон­­дый лагерьларда ял итә алмадык. Лагерь ул вакыт­та бары алдынгы колхоз­чы балалары өчен генә иде. Рәхәтләнеп уйна­­гыз-кө­легез. Экскурсия­ләр ва­кытында бар нәрсә­не теркәп барырга да оныт­ма­гыз. Сездән кызык­лы мәкаләләр көтәбез".

Флаг күтәрү бәхете бер­ничә ел шушы лагерьда ял иткән, үз­ләрен чын чулпанлылар итеп таныткан укучыларга - Юлдашева Ләйсән, Сираҗиева Эльвирага һәм Вафин Азатка насыйп бул­ды. "Биредә ял итүчеләр өчен бөтен уңайлыклар ту­­дырылган. Биш тапкыр ашатабыз. Менюда ике­шәр тапкыр яшелчә, җиләк-җимеш. Бер балага көнгә - 213 сум. Очрашулар, Иске Казан музей- тыюлыгына сәяхәт тә булачак. Вожатыйларның сүзләрен тыңлап, үткәрелгән чараларда катнашып ял итү генә кирәк", - ди лагерь җитәкчесе Гөлчирә Иманкулова.

Гөлчирә үзе Казан Федераль Университетының филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлегенең 4 курс студенткасы. "Шундый зур эшне үз өстеңә алгансың. Курыкмадыңмы?" - дим. "Балаларны яратуым көчле. Берничә ел җәйләрен биредә эшләдем. Тәртибен дә беләм. Педагогик тәҗрибәмне арттыру өчен дә кирәк. Мәгариф бүлеге мөдире Айрат Фәнил улы Каюмовның да ярдәме бик зур, булышырга гына тора. Эшләмәс җирдән эшләрсең".

Лагерьның өлкән әйдаманнары - Олы Мәңгәр урта мәктәбе укытучылары Айсылу Зарипова һәм Чулпан Әхмәдиева. Калган әйдаманнар - Арча педагогия колледжының 4 курс студентлары. Балаларны тәмле ашлар белән Фирая Абдуллина, Рәмзия Саттарова, Раушания Нуриева, Гүзәл Шәйхиевалар сыйлаячак. Балалар яшәгән бүлмәләр җылы, якты. Гомумән, монда һәр тарафтан балаларны кайгырту, ялларын онытылмаслык итәргә тырышу сизелеп тора.

"Чулпан" әле ачылды гына. Төрледән-төрле кызык­лы чаралар, күңелле походлар, очрашулар, көлке көне, мәдәният көне, экология көннәре, сабантуйлар... Болар барысыда алда әле. Бары тик активлык, шаянлык, тапкырлык кына кирәк балалардан. Ә инде монысы безнекеләр өчен ят нәрсә түгел. Сынатмаслар... Андыйлардан түгел.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар,